Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия АКШның Сүрия мәсьәләсендә Мәскәү белән хезмәттәшлекне туктатуына кызганыч белдерә


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Мария Захарова
Русия тышкы эшләр министры урынбасары Мария Захарова

Мәскәү Вашингтонның бу адымы АКШның Димәшктә хакимият алыштыру хакына террорчылар белән килешеп эшләргә әзерлеген күрсәтә дип саный.

Русия тышкы эшләр министрлыгы АКШның Сүрия мәсьәләсендә Мәскәү белән хезмәттәшлекне туктату карарына кызгану белдерә.

АКШ “иблис белән килешергә әзер” диелә тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә.

3 октябрьдә АКШ Русия белән Сүриягә кагылышлы мәсьәләләрдә икеяклы элемтәләрне туктатабыз дип белдерде.

АКШ Дәүләт департаменты белдерүенчә, Русия Сүриядә тынычлык урнаштыру һәм камалышта калган шәһәрләргә һуманитар ярдәм кертүне тәэмин итү турында килешүләрне бозган.

Русия һәм АКШ сентябрь уртасында Сүриядә вакытлыча тынычлык урнаштыру турында килешкән иде. Сүрия хөкүмәте дә әлеге планны хуплады.

Ләкин бер атнадан АКШ Сүрия хөкүмәте гаскәрләренә һөҗүм итте. Соңрак БМО һәм “Кызыл ярымай” һуманитар кәрванына оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды. Әлеге һөҗүм өчен җаваплылыкны Көнбатыш Русиягә йөкләде.

Сүриянең Хәлеб шәһәрендә бәрелешләр дәвам итә. Бик күп кешеләр һәлак була. Мәскәү исә һөҗүмнәрнең сугышчыларга каршы алып барылуын белдерә.

XS
SM
MD
LG