Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:09

Башкортстан солдатының туганнары аның үлеме сәбәпләрен тикшерүне сорый


Солдатның туганы Эльвира Абдулмәнова белдерүенчә, аның абыйсы Брянски янындагы хәрби бүлектә асылынган килеш табылган.

Эльвира Абулмәнова Брянски янындагы хәрби бүлектә асылынган килеш табылган туганының үлемен тикшерүне сорап Русия саклану министры Сергей Шойгуга интернетта мөрәҗәгать урнаштырган.

Башкортстанның Күгәрчен районы Теләмбәт авылында туган Вильдан Абдулмәнов 26 сентябрьдә үлгән дип яза мөрәҗәгать авторы.

“Аның әнисенә 26сына каршы төнлә шалтыратып, улыгыз югалды дип хәбәр итәләр. Иртән аны асылынган килеш табалар һәм 30 сентябрьдә безгә кайтардылар. Куллары сыдырылган, муены аркылы зур яра бар иде (шулай ярып карадылар дип әйткәннәр). Башын тотып карагач, кыйналганнан соң калган кебек шешләр сизелде. Кулының арткы ягында күгәргән урыннар күп, ике тырнагы алынган иде. Аркасы зәңгәр төстә, ике кабыргасы сынган иде,” дип санап китә Эльвира Абдулмәнова.

Туганнар солдатның үз-үзен үтерүенә ышанмый ди сеңлесе. Туганнарына билгеле булганча, Вильданны өлкәнрәк солдатлар азаплаган, алар аннан акча сораган булырга мөмкиннәр.

Мөрәҗәгатьне 1,5 мең кеше имзалаган.

XS
SM
MD
LG