Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Ригада Балтыйк буе татар оешмалары белән очраша


Рига
Рига

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия сәфәре барышында Балтыйк буе илләре татар оешмалары вәкилләре белән дә очраша.

Чәршәмбе көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Латвия сәфәре кысаларында ил башкаласы Ригадагы Мәскәү йортында Балтыйк буе һәм Швеция татарлары белән очраша.

Латвия татарларының "Идел" оешмасы җитәкчесе Ринат Ахунов Азатлыкка әйтүенчә, анда йөзләп татар катнашыр дип көтелә.

Латвиядәге икенче бер татар оешмасы "Чишмә" вәкиле - Рамил Кадыйров әйтүенчә, Миңнеханов белән очрашуга Латвиянең "Идел" оешмасына - 20, "Чишмә" оешмасына - 20, Литва татарларына - 20 һәм Эстония татарларына - 20 урын бирелгән. Ахунов әйтүенчә, Швециядән бары Әнүзә Еремина-Зеттерлунд киләчәк.

Балтыйк буе татарлары Миңнеханов 2014 елда Латвиядә узган Европа Сабантуенда катнашыр дип көткән иде, әмма анда Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барды.

Әйтергә кирәк, Балтыйк буе дәүләтләрендәге татар оешмаларының кайберләре Мәскәү ярдәмендә оешкан “Европа татарлары альянсы” чараларында даими катнашып килсә, икенчеләре бу оешмага йә каршы чыга, йә битараф. Әлеге альянс Европа татарларын икегә бүлде дияргә була. Электән үк Европада яшәгән татарлар Мәскәүгә йөз тоткан оешма белән ниндидер эшләр алып барырга теләми, шуңа алар “совет татарлары” белән аңлашылмаучанлык та килеп чыккалады.

Европадагы милли җанлы татар вәкилләре арасында Русиядә татар хокукларын төрлечә кыскан Мәскәү бу курчак альянсны аерым илләрдәге татар җәмгыятьләре аша үз сәясәтен үткәрү өчен генә оештырган дигән фикер таралган. Альянска татар хәрәкәтенә бернинди өлеш кертмәүче, хәтта татарча да белмәгән очраклы кешеләрнең керүе дә әйтелде.

Альянста әлегә кадәр иң күбе Литва татарлары иде.

Альянска керүдән баш тарткан Литвадагы татар җәмгыятьләре берлеге рәисе Адас Якубаускас элегрәк Мәскәүнең ни сәбәпле "татар альянсы" идеясенә шул кадәр ябышуын аңлатып, Русия Европа эчендә "урыс альянсы" ясый алмас иде, урыслар монда барысы да килмешәк, татарлар исә берничә гасырлы тарихка һәм шуңа да хөрмәткә ия, дигән иде.

Хәбәрләргә күрә, Миңнеханов Латвия президенты Раймондс Вейонис белән очрашачак. Шулай ук Татарстан белән Латвия арасында бизнесны үстерү, икътисад хезмәттәшлеген арттыру турында бизнес-форум узачак.

XS
SM
MD
LG