Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варвара Караулова эшен Мәскәү хәрби мәхкәмәсе карый башлады


Варвара Караулова
Варвара Караулова

“Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемгә кушылырга омтылуда гаепләнгән студент кыз инде елга якын “Лефортово” изоляторында утыра.

Мәскәү университеты студенты, Сүриядәге “Ислам дәүләте” исемле сугышчан төркемгә кушылырга омтылуда гаепләнгән Варвара Карауловага карата җинаять эшен Мәскәү хәрби мәхкәмәсе карый башлады.

Утырыш башланганда мәхкәмә Караулованы сак астында калдыруны 13 декабрьгә кадәр озайту карарын нигезле дип тапты. Студент кыз инде елга якын “Лефортово” изоляторында утыра.

Караулова 2015 елның маенда юкка чыга. Июнь башында ул 13 русияле белән Төркия-Сүрия чиген чыгарга маташканда тоткарлана. 2015 елның октябренә кадәр ул бу җинаять эшенә шаһит буларак җәлеп ителә. Анда "Ислам дәүләте"нә җәлеп итүчеләргә гаепләү белдерелә. Карауловадан сорау алганнан соң һәм ул яшәгән фатирда тентү үткәргәч, тикшерүчеләр аның Русиягә кайткач та илдә тыелган оешма белән элемтәдә булуын ачыклый.

Караулованы бу оешмага татарстанлы Айрат Саматов җәлеп иткән, дигән хәбәрләр дә булды.

XS
SM
MD
LG