Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Гатауллин Татарстанның Төркиядәге яңа вәкиле итеп билгеләнде


Айрат Гатауллин
Айрат Гатауллин

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Төркиядәге яңа вәкәләтле вәкиле итеп Айрат Гатауллинны билгеләде.

Гатауллин 2012 елдан вәкаләтле вәкилнең урынбасары иде. Ул өч елга билгеләнде.

Татарстанның Төркиядәге элекке вәкиле Айдар Гашигуллин Төркиядәге Русия вәкиллен җитәкли башлады.

Айрат Гатауллин 1982 елда Казанда туган. Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетын, КФУның идарә һәм территориаль үсеш институтын тәмамлаган.

Татарстанның Төркиядәге вәкиллегенә киткәнче Гатауллин Татарстанның сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгында бүлек җитәкчесе урынбасары булып, Дума депутаты ярдәмчесе булып эшләгән.

XS
SM
MD
LG