Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Фирая Хәкимова: "Җиде депутатта булдым, файдасы юк. Хурлык!"


Биектау районы Тимофеевка авылыннан Фирая Хәкимова әле дә су проблемы белән Татарстан җитәкчелеге утырган биналарны дер селкетеп йөри. Сайлау көнне ул Казанга барып тавыш күтәргән иде. Азатлык 73 яшьлек Фирая апа янында булып кайтты.

18 сентябрь үткән сайлау көнне Фирая апа Казанга килеп, сайлау турында хәбәрләр тупланучы Пирамида залында урнашкан Бердәм мәгълүмат үзәгенә Тимофеевка авылындагы су проблемы турында әйтү өчен керергә теләде. Аны сакчылар туктатты. Фирая ханым башка журналистларга әйтә алмаган сүзләрен Азатлыкка сөйләгән иде. Инде без аның белән якыннан танышыр өчен Биектау районына, ул яшәгән авылга юл тоттык.

Тимофеевка җирлегенә кергән өч авылда 1960нчы еллардан бирле су юк икән. Безгә моны Фирая ханымның йортын эзләгәндә Александр әфәнде дә раслады. Авыл халкы суны күрше авыл чишмәләреннән ташый, кибетләрдән сатып ала. Үзләренең чишмәсе корыган, коеларындагы (скважина) су эчәргә яраксыз. Фирая ханым бу мәсьәлә белән инде җиде депутатта булган, һәркайсының җавабы шул: “Бер айдан хәл итәбез”. Бер ай артыннан ел үтә, ә суны халык һаман машиналап ташый бирә.

Фирая Хәкимова – авыл активисты. “Су мәсьәләсен син генә чишә аласың”, дип авыл халкы бу эшне аңа тапшырган. Яше 73тә булуга карамастан, депутатлар янына Казанга үзе барып йөри, Русия президентына хатлар яза ул. Әле хуҗалыгын да карарга өлгерә: 18 тавык, сыер, тана, бозау, берүзенә – зур йорт, чөгендер, бәрәңге, җиләк-җимеш бакчасы бар.

–​ Фирая апа, син яшьтән үк шундый актив идеңме?

– Яшь вакыттан ук усал мин. Биш малай арасында бердәнбер кадерле кыз булып үстем. 25 яшемдә кияүгә чыгып, бер малай алып кайттым. Дүрт елдан кире кайттым, ирем эчәргә яратты. Техникумда техник-технолог һөнәре алып, спиртзаводларда 34 ел эшләдем. Спиртзаводларда эшләсәм дә, эчкәнем булмады. Чәй эчтем мин, спирт белән аяк кына юдым: яхшырак йөгерсеннәр өчен. Сәламәтлегем яхшы, хастаханәләргә йөрмим, бер дару да эчкән юк. Барырга теләгән җиремә барам, ашыйсы килгән ризыкны ашыйм. Менә су гына юк.

–​ Ул су белән сайлау көнне Казанны шаулаткан идең, яңалыклар бармы?

– Хәзер дә әйтәм әле. Тыңласыннар! Путинга да ике телеграм суктым инде, аннан районга җавап кайта да, шуның белән шул. Өч авылга су кертергә дип акча бүленгән иде. Аны оныттылар, хәзер халыктан өстәмә акча җыялар. Җиде депутатта булдым, ник эш кузгалсын! Нәрсә өчен сайлыйбыздыр аларны...

–​ Сез гаиләгез белән туры сүзлеме, башкалар эндәшмәгәндә ничек әле сез проблем турында кычкырып сөйләргә булдыгыз?

– Минем Нигъмәтҗан бабам Сталинга барган булган. 1930нчы елларда сөргенгә сөрү заманнары. Шулай, бабай өйдә булмаган чакта, әни белән әбине чишендереп тикшерәләр икән. Бабай кайтып кергән дә: “Сез нишлисез? Бернәрсәгә дә тимисез. Мин Сталинга барам!” дип бер атнада Мәскәүдә йөреп кайта. Сталиннан безне туган җиребездән кумас өчен махсус белешмә ала.

–​ Авылда депутат итеп тә сайлаган булганнар бит үзеңне, ник югарырак китмәдең?

– Нәрсәгә кирәк? Мин хәзер дә халык өчен йөрим. Түрә-җитәкчеләрнең халыкка дигән акчаны урлаганнарын җенем сөйми. Кергән акчаны урлау йөрәгемә ярамый. Кергәнме акча, тимә син аңа, эш өчен тот! Хәзер әнә халыктан җыеп йөриләр. Бер тиен бирмим, дидем.

–​ Ничек уйлыйсыз: ни өчен татар хатыннары проблемнарны кычкырып әйтергә, артыннан йөрергә курка?

– Әйтмиләр шул, бөтен кеше эндәшми. Мин андый түгел шул инде. Белмим инде... Минем холкым бабайдан.

–​ Бу проблем белән Мәскәүгә дә барыр идеңме?

– Суны карамасалар, Путинга да барам. Ике көн Казан Кирмәне буйлап йөгереп йөргәч тә, Миңнехановка кертмәделәр бит. Аппарат җитәкчесе Әсгать Сәфәровка да керергә ярамый. Мин Путинга да ике телеграмма җибәрдем инде.

–​ Ә хәзер суны каян аласыз соң?

– Оныгым ташый. Эчә торган түгел инде ул, бочкаларда яшелләнеп ята. Ул каты, бактерияле, аны сыер да эчми, аның белән кер юып та булмый! Яңгыр суы җыям, эчәргә дигән суны машина белән улым алып кайта. Усадтагы суны безгә бер кушканнар иде, аннан заводка җитми дип өзделәр, хәзер халыкка ул су да килми.

–​ Монда коттеджлар салганнар. Алар да шул суны куллана микән?

– Ул коттеджларны апрельдә төзи башлыйлар, инде тәмамлыйлар. Суны алып кайта торганнардыр. Депутат, бай-җитәкче өйләре инде ул, гади халык кайда төзесен инде коттедж?

–​ Татарстанны аерым дәүләт итеп күрәсеңме?

– Татарстан дәүләте – мин аны нәрсә дип әйтергә дә белмим. Проблемыңны барып әйтер урын юк. Элек обком, профсоюз бар эшне дә эшли иде. Хәзер түрәләргә кереп булмый, бөтен җирдә полиция. Президент аппаратында халыкны кабул итү бүлеге берни түгел ул! Анда мәсьәләләрне чишмиләр. Президент белән күрешсәм, әйтер идем мин аңа барысын да! Әле бит мин аның 50 яшьлек юбилеена бардым: оекбашлар бәйләдем, шигырь яздым.

–​ Сакланмагандыр инде ул шигырь?

– Юк инде.

Татар теле бетә диләр, сез халык арасында еш йөрүче кеше буларак ни диярсез?

– Татарча сөйләшәләр. Менә минем оныгым татарча гына сөйләшә. Мин үзем урыс мәктәбендә укыдым. Безне анда “чаплашкалар” дип үрти иделәр. Шулай да бик яхшы укыдым мин. Хәтерем әле дә яхшы. Телефон номерларын бер генә укып чыгам да истә калдырам.

–​ Дингә мөнәсәбетең ничек?

– Намазым юк, Аллаһы тәгалә белән эчтән сөйләшеп йөрим. Атнакич көнне әбиләргә сәдака бирәм. Хәзерге муллалар әби миңа өйрәткән догаларны да белми. Алар бит барысы да элекке коммунист.

–​ Үзең сәясәтче булсаң нишләр идең?

– Эшләр идем! Халык сораганны үтәргә кирәк. Ни өчен сайлыйбыз соң без депутатларны? Җиде депутатта булдым, файдасы гына юк. Хурлык!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG