Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акыл фабрикасының чираттагы проекты Яңа татар бистәсенә багышлана  


Чарада бистәләребезне ни өчен сакларга кирәк, татар халкы, Казан һәм Татарстанга бу ни өчен мөһим, Яңа татар бистәсен ничек үзгәртеп була дигән сораулар куелачак.

Акыл фабрикасының 8-9 октбярьдә уз ачак чираттагы проекты Бистә-2.0 дип атала һәм Яңа татар бистәсен тикшерүгә багышланачак.

8 октябрьдә Казанның 1000 еллыгы тарихы музеенда Татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин һәм тарихчы Айрат Фәйзрахманов Казанның татар бистәләренең бүгенге халәте һәм киләчәккә перспективалары турында сөйләячәк. Бистәләребезне ни өчен сакларга кирәк, татар халкы, Казан һәм Татарстанга бу ни өчен мөһим, Яңа татар бистәсен ничек үзгәртеп була дигән сораулар куелачак.

25 ел дәвамында татар бистәләренең тарихын барлаган, өйрәнгән, дистәгә якын монография, китап, йөзгә якын мәкалә язган тарих фәннәре докторы Радик Салихов татар бистәләренең тарихи серләрен ачачак, көнкүреш тормышы турында сөйләячәк.

Төштән соң "Прикладная урбанистика" үзәге вәкиле Марья Леонтьева һәм Айрат Фәйзрахмнов “Яңа татар бистәсен тикшерәбез” дип аталган проект кысаларында "методик лабораториум" уздырырга җыена.

9 октябрьдә сәгать 11дә Иске татар бистәсе турында тарихи квест оештырылачак.

Ә көндезге сәгать бердә Яңа татар бистәсе буенча сәяхәт һәм беренче гамәли тикшеренү уздырылачак.

Яңа кешеләр һәм яңа фактлар да булмый калмас дип вәгъдә бирә оештыручылар.

Акыл фабрикасында теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен теркәлергә генә кирәк.

XS
SM
MD
LG