Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан шундый бай. Ә сукыр инвалидларны кысалар"


Сукырлар үзәге әлегә ябылмый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:39 0:00

Сукырлар үзәге әлегә ябылмый дип ышандыра җитәкчеләр

Шушы көннәрдә Азаатлыкка Казандагы сукырлар үзәгеннән, безне ябарга җыеналар, ярдәм итегез, дигән мөрәҗәгать килде. Хәбәрчебез анда барып вазгыятьне тикшереп кайтты.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр социаль реабилитация үзәген ябу турындагы хәбәр күрмәүчеләрне борчуга салды. Алар петиция оештырып 86 меңнән артык тавыш җыйган. Үзәк җитәкчесе Владимир Алексеев исә, проблемнар үзәкне Мәгариф министрлыгы карамагыннан алып Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына тапшыргач башланды, ди.

Соңгы берничә атнада республиканың Сукырлар һәм начар күрүчеләр социаль реабилитация үзәгенә килүчеләргә тыныч тормыш бетте. Хөкүмәтнең әлеге үзәкне ябу турындагы карар өлгесе аларны борчуга салды. Бу проектта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы бюджет чыгымнарын оптималь, дөрес куллану максатыннан сукырлар үзәген ябарга тәкъдим итә. Күрмәүчеләрне компьютер, телефон белән эшләргә өйрәтүче Марсель Гайфуллин Азатлыкка боларны сөйләде.

Сайлау узгач икенче көнне үк безгә тикшерүчеләр килде

“Сайлауга хәтле үзәкне ябу турында карар чыгарылды. Без телевидение чакырттык, алар төшереп китте, күрсәтте. Аннан бу карарны алдылар. Әмма сайлау узгач икенче көнне үк безгә тикшерүчеләр килде. Бөтен документларны, укучы, укытучыларның урында булуын тикшерде. Әмма алар үзәкне ябу мәсьәләсендә бернинди аңлатма бирмәде. Безне бу мәсьәлә бик борчый. Change.org сәхифәсендә петиция оештырдык. Анда 86 меңнән артык имза бар. “Яңа гасыр” телеканалына мөрәҗәгать иткән идек. Алар төшереп китте. Әмма аларга бу материалны чыгарырга рөхсәт булмаган күрәсең, сюжет чыкмады”, ди Марсель Гайфуллин.

Тумыштан күрмәүче Мәүлия Бәдертдинова өчен әлеге үзәк – икенче йорт. “Биредә мине компьютер, телефон кулланырга, бу дөньяда югалып калмаска, үз урыныңны табарга өйрәттеләр” ди ул. Аның сүзләренчә, хөкүмәт күрүче һәм күрмәүче инвалидларга бертөрле карый, әмма бу дөрес түгел.

Күзле һәм сукыр инвалидлар арасында аерма бик зур

“Кеше 90% мәгълүматны күзләре аша ала. Моны бөтен кеше белә. Әмма сукырларны һаман кысмакчы булалар. Күзле һәм сукыр инвалидлар арасында аерма бик зур, аларга бертөрле карарга ярамый”, ди ул.

Күрмәүчеләр үзәгенә йөрүчеләр сүзләренчә, хөкүмәт әлеге үзәкне япмаса да, Дубравная урамында урнашкан “Восхождение” үзәге белән кушмакчы. Әмма анда сукырлар өчен шартлар тудырылмаган. Күрмәүчеләр үзәгендә иң олылардан саналган Азат Җәмдиханов моны эшләргә ярамый ди.

Җитәкчеләребез үзләренең эш урыннары өчен борчыла, безне якламый

“Сукыр һәм ишетми торган кеше беркайчан да бергә укый алмый. Безне хәзер Дубравнаяга күчерәләр икән, анда бу үзәккә йөрүче бер генә кеше дә бара алмый. Министрлык безнең үзәкне төрле юллар белән ябарга тырыша. Монда, имеш, аренда түлиләр. Татарстан шундый бай регион. Монда газ, нефть. Ә сукыр инвалидларны кысалар. Мондый гамәлне күрмәүчеләрне аңламый торган кеше генә башкара ала. Без, күрмәүчеләрнең, үз җитәкчеләребез дә бар. Әмма алар үзләренең эш урыннары өчен борчыла, безне якламый”, ди ул.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр социаль реабилитация үзәге җитәкчесе Владимир Алексеев озак кына журналистлар белән әлеге мәсьәлә турында сөйләшергә теләмәде. Азатлыкка ул проблемнар үзәкне Мәгариф министрлыгы карамагыннан алып Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагына тапшырылгач башланды ди.

Проблемнар безне мәгарифтән социаль яклау өлкәсенә тапшыргач башланды

“Безне мәгарифтән социаль яклау өлкәсенә тапшырдылар. Ә яңа идарәдә финанслау системасы да, хокукый нигез дә, нагрузкалар да, эшне башкару тәртибе дә үзгә. Без яңа шартларга күнегеп бетә алмадык. Узган яз безнең финанс хәлләр бик начар иде. Хәтта хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләргә дә акча юк иде. Әмма әлегә җитәкчелек үзәкне ябу мәсьәләсен туктатып торды. Бу безгә яңа шартларга күнегергә бирелгән вакыт дип аңлыйм мин”, диде Алексеев.

Республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге башлыгы Рафаил Гыйниятуллин: “Бүгенге көндә үзәкне ябу мәсьәләсе каралмый, гомумән андый карар кабул ителгәне юк”, ди.

Гыйниятуллин сүзләренчә, үзәк җитәкчелеге интернеттагы петицияне кем оештырганын да белми. Киресенчә, Алексеев әфәнде министрлыктан, әлеге петицияне ябарга булышуны сорады, ди ул.

Министр Эльмира Зарипова да Азатлыкка "Үзәк моңа кадәр ничек эшләп килгән булса, шулай эшен дәвам итә. Ябу турында бернинди документ та чыкмаган. Эшләрендә җитешсезлекләр табылды, хәзер тикшерү бара", дип белдерде.

XS
SM
MD
LG