Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:55

Кырымны урыс, православ җире итеп күрсәтү гамәлләре арта бара


Зуя бистәсенә кереш юлында куелган тәре

Зуя бистәсенә кереш юлында куелган тәре

Сентябрь ахырында Кефе шәһәре (Феодосия) ягыннан Акмәчеткә кереш юлында чираттагы зур тәре урнаштырылды. Кырымны христианлаштыру һәм урыслаштыру гамәлләре арта бара.

Кырымда тәреләрне зур юлларда, башка урыннарда урнаштыру гадәте Украина заманында да бар иде. Моны Кырымдагы хакимиятләр астыртын яклыйлар иде. Тик кырымтатарларның күләмле каршылык чараларыннан соң мөфтиятнең ризалыгыннан тыш тәреләр урнаштырылмаячак дигән карар кабул ителгән иде. Моннан соң тәреләрне үзбашына урнаштыру туктатылды. Азатлыкның Акмәчеткә кереш юлында күптән түгел урнаштырылган тәрегә мөфтият үз карашын белдердеме дигән соравына мөфтият хезмәткәре "бу мәсьәлә әле каралмады", диде.

Акмәчет керешендә сентябрь ахырында куелган тәре

Акмәчет керешендә сентябрь ахырында куелган тәре

2014 елда Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң анда тәреләр урнаштыру гадәте яңадан кузгалды. Кырымда рус монархларының һәйкәлләрен, тәреләрне кем кая тели шунда урнаштыру көннән-көн ешая бара. Шул ук Акмәчет керешендә урнаштырылган тәредән башка, дүрт чакрым ераклыкта Мазанка авылы янында тәре инде бар иде, моннан тыш шул ук юлда Зуя бистәсе керешендә дә тагын бер зур тәре урнаштырылган иде. Шулхәтле тәре, ягъни 19 чакрымлык юлда өч тәре, урнаштырылуның мантыйгын аңлатучы юк. Мондый тәреләр Саки-Евпатория юлында, Карасубазар шәһәренең үзәгендә, Кырым ярымутравының дүрт ягында һәм башка урыннарында бар.

Бүген Кырымда кая барсаң да, юл кырыенда канунлымы-юкмы, зур тәреләрне күрергә мөмкин. Кырымда христианнар гына яшәмәгәнен, кырымтатарлар мондый гамәлләргә Украина заманында каршы чыгып торганнарын хакимиятләр бик яхшы белсә дә, тәреләрнең урнаштыруларына дәшмичә, тик бер дингә өстенлек биреп торалар дияргә мөмкин. Шулай итеп кемнәрдер тәреләр утыртып Кырымны православ җире итеп күрсәтү тырышлыгын дәвам итә.

Ни өчен Кырым прокуратурасы бер дингә өстенлек бирә?

Кырым юлларында тәреләр урнаштыруга карата прокуратура да, полиция дә ләм-мим. Киресенчә, хәтта Кырымның баш прокуратурасы каршында Кырымның танылган прокуроры Наталья Поклонская фатихасы белән часовня төзелде, аның янында патша Николай IIнең сыны куелды.

Баш прокуратура каршында Николай IIгә куелган бюст

Баш прокуратура каршында Николай IIгә куелган бюст

Шулай итеп, дәүләт хезмәте булган, кануннарның үтәлешен тикшергән баш прокуратура каршында бер дини корылма торгызылды. Бу инде прокуратура үзе кануннарны үтәми, киресенчә боза дигән сүз. Әллә Русиядә христиан дине канун буенча дәүләттән аерылмаганмы? Ни өчен Поклонская прокуратура янында православ часовнясын төзетеп аның янында мәчет йә синагога төзетмәгән дигән сорауга җавап шул ук: Кырымда “хакимиятнең” иң югары кәнәфиләрендә тик бер дингә - христиан диненә өстенлек бирүчеләр утыра.

Баш прокуратура алдында аннексиядән соң төзелгән часовня

Баш прокуратура алдында аннексиядән соң төзелгән часовня

Әлбәттә, беркем өчен сер түгел, бүгенге Русиядә христиан дине сәясәт белән тыгыз бәйләнгән. Кырымда исә динне турыдан-туры сәясәткә әйләндереп "Кырым – православ җире" димәкче булалар. Әнә Путин үзе бит Кырым урыс дөньясы өчен изге бер урын (“Крым имеет огромное сакральное значение для России") дип сөйләгән иде Кырым аннексиясеннән соң. Патша Николай IIнең рәсемен тотып Акмәчет урамнарыннан йөрештә катнашып бар дөньяга мәсхәрә булган баш прокурор Поклонскаяның прокуратура бинасы алдында тагын бер “изге” урын булдырганы һич тә аптырарлык хәл түгел.

Кырымда куелган сыннар изге урыс җире “дәлилләреме”?

2014 елдан башлап Кырымның төрле шәһәрләрендә тик рус тарихы өчен кыйммәтле булган шәхәсләргә һәйкәлләр торгызу, шул ук Кырымны христианлаштыру гамәленең икенче ягы, ягъни урыслаштыру гамәледер.

Барон Врангельгә һәйкәл

Барон Врангельгә һәйкәл

19 сентябрьдә Керичта урыс гаскәре башлыгы барон Петр Врангельга, 29 сентябрьдә Ялтада "бөек князь" Алексей Цесаревичка, ярый әле дини корылмалар җирендә, һәйкәлләр ачылды. Акмәчеттә исә Кырым Дәүләт шурасы янында “рус җирләрен туплаучы” дигән аңлатма белән Сергий Радонежскийга, Карасубазар (Белогорски) район хакимияте бинасы каршында элекке хәрби җитәкче Александр Суворовка инде икенче сын куелды. Ә инде Акмәчеттә кырымтатарлар яратмаган, Кырымны басып алган Әби патшаның зур һәйкәлен куеп, аны мәңгеләштерү бүген Кырымда кем “хуҗа” булганын күрсәтү омтылышы булса кирәк.

Боларның барысы артында Кырым – урыс җире дигән ялганны “дәлилләү”, башка сеңдерү ята. Кырымда кирәкле-кирәксез зур тәреләр, сыннар урнаштыру тик шуңа ишарәли.

Ялтада Цесаревич Алексейга куелган бюст

Ялтада Цесаревич Алексейга куелган бюст

Кырымны 1783 елда басып алган Русия 200 елдан соң да кырымтатарларның Ватанын бу – урыс җире димәкче була. Аның өчен дә бу җирләрне үзенчә билгеләргә маташа, тәреләр, сыннар урнаштыруны хуплый, гасырлар буе яшәп килгән кырымтатар авылларының исемнәрен урыслаштыра. Тик ике гасыр дәвамында мондый гамәлләр ярдәм итмәде, бүген урнаштырылган тәреләр, сыннарның да моңа ярдәм итәчәге икеле. Болар барысы – үз-үзеңне алдау. Төрле ысуллар, тәреләр, сыннар белән Кырымны православ, урыс җире итеп күрсәтергә маташу мәгънәсез. Аларның нәкъ менә шушы гамәлләре, телиләрме-юкмы, Кырым җиренең чын тарих буенча кырымтатар халкының туган җире булганын бик яхшы аңлаганнарын, ләкин танырга теләмәгәннәрен күрсәтеп тора.

Сергий Радонежский һәйкәлендәге язу

Сергий Радонежский һәйкәлендәге язу

Кырымны басып алган урыс патшаларына, генералларына куелган сыннар, “Спаси и сохрани” кебек язулар белән торгызылган тәреләр кемдер уйлап чыгарган “изге” урыс дөньясын Кырымда 200 елдан бирле яшәтүгә, “спасать һәм сохранять” итүгә юнәлдерелгән гамәл. Кырымда моңа каршы торган бердәнбер көч булган кырымтатарлар 200 йөз ел дәвам иткән һөҗүмнән соң да исән һәм бу гамәлләргә каршы торырлык хәлдә. Кырым аннексиясе дә, ниндидер “изге” дөньялар да аларны буйсындыра алмаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG