Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Алар тәре куйса, безгә мәчет салырга кирәк"


Русия мәктәбендә дин дәресе. Архив фотосы
Русия мәктәбендә дин дәресе. Архив фотосы

Казанда православ укытучыларның I корылтае узды. Феофан анда катнашып православ мәдәнияте нигезләрен укыту зарурлыгын тагын бер кат кабатлады.

Татарстан митрополиясенең узган атна Казанда үткән православ укытучыларының I җыены кысаларындагы чаралар турында Азатлык элегрәк язган иде. Әлеге форумда кабат Татарстанда "Православ мәдәнияте нигезләрен" укыту мәсьәләсе күтәрелде. Татарстан митрополиты Феофан чарадан файдаланып форумга килгән республика мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәренә мөрәҗәгать итеп, диннәрне укыту кешеләрне милләтара бүленешкә китерәчәк дип куркытмаска чакырды.

"Балалар үзләренең тамырларын белсен өчен, без мәктәпләрдә теге яки бу динне өйрәнү хокукын бирә торган канунны үтибез икән, кешеләрне милләтара бүленешләр белән куркытырга ярамый", диде ул.

Феофан динне укыту безне талаштырмый һәм тәртипсезлек кертми дип саный. Митрополит республикага билгеләнер алдыннан ук Татарстанда дини өлкәдә белем бирү проблемнары барлыгы турында ишетүен әйтте.

"Бер ел узу дәверендә мин проблем бары тик безнең активлык һәм пассивлыкка гына бәйле дигән нәтиҗәгә киләм", диде Феофан.

Зөфәр хәзрәт Галиулла
Зөфәр хәзрәт Галиулла

Чыннан да, Татарстан митрополитының эшкә керешүенә әле күп вакыт узмаса да, эшләгән эшләре инде шактый. Аеруча ул балалар, яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Мисал өчен, Казанның Авиатөзелеш районында яңа чиркәү төзелә башлаган. Аның концепциясенә күрә, анда чиркәү бинасыннан тыш, төзекләндерелгән сквер һәм зур балалар мәйданчыгы да булачак. Димәк, чиркәүгә балаларны тарту бик хәйләкәр юл белән алып барыла.

Киров мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиулла сүзләренчә, Русиядә православ дине дәүләт дине дәрәҗәсендә булганын бөтенесе дә белә, ә мөселман дине - ул инде куылган дин.

"Бүген мөселманнарны түзеп кенә торалар. Әмма шул шартларда да безгә эшли белергә кирәк.

Мисал өчен, Киров өлкәсендә бер мәсьәлә килеп туды, татар белән урыс кушылган авылга тәре куйдылар. Алар бит хәзер тәре куеп йөри.

Нократ Аланында бу мәсьәләдә утырып сөйләштек тә ярышырга булдык. Алар барыбер үз эшен эшләргә, үз дәгъватларын алып барырга тиеш. Шуңа аларга каршы чыгудан мәгънә юк. Без бары шул авылда мәчет салу өчен урын алдык. Алар тәре куйды, без мәчет төзиячәкбез. Без ярышып кына алга бара алабыз. Каршылык күрсәтеп, талашып йөрибез икән, безгә барыбер файдасы булмаячак. Бүген бөтен әйбер алар кулында”, ди Галиулла.

Шул ук вакытта ул Киров белән чагыштырганда Татарстанга бу өлкәдә эшне алып бару авыррак дип саный.

“Мәскәү кнәзлеге (бүген Русия дигән дәүләт юк, Мәскәү кнәзлеге генә бар, чөнки алар бөтен Русия халкын талап яши – З.Г.) Татарстанны микроскоп аша күзәтеп тора. Мине куып чыгару да шул микроскоптан үтә алмаганга булды. Татарстан даими күзәтү астында, ә Киров урамнары киң”, ди Зөфәр Галиулла.

Аның фикеренчә, христианнар никадәр генә тырышсалар да алга китә алмаячак.

“Христианнарның бер ялгышлыгы бар, алар җирне чукындырып тәреләр куеп йөри, ә халык белән эшләми. Шуңа христиан динендә фасон күп, мәгънә юк. Шулкадәр чиркәү салдык дип хисап кына бирәләр.

Феофан да дини эшне эшләми, ул административ эш эшләп йөри. Дини эш ул бит кешеләр белән эшләү була.

Феофан
Феофан

Болгарда митрополитның үзенә дә әйттем, “Сез ник тәреләр куеп җирне чукындырып йөрисез, телисез икән кешеләрне, мине чукындырыгыз, җирне чукындырырга кирәкми”, дидем. Тәре кую бит “бу минем җирем” дигәнне күрсәтә.

Без татар халкына чукынган дисәң, тәре дисәң чәчләр үрә тора. Без ул кылыч аркылы үткән халык. Шуңа безнең өчен бу бик авыр әйбер.

Әгәр дошманыңны җиңә алмыйсың икән, күкрәгеңә кыс та йөрәген тыңлап тор, диләр. Чечня бүгенге көндә шуны эшли. Русияне китереп кысты да, сава да сава. Безгә дә өйрәнергә кирәк. Христианнар белән ярышып эшләргә кирәк", диде Зөфәр Галиулла.

Феофан халык белән эшләми дию бераз бәхәсле мәсьәлә. Митрополит Казанда узган православ яшьләре форумында яшьләрне җәмгыятьтә диалог урнаштырып кына түгел, актив катнашып, башкаларга үрнәк, әйдәп баручы көч булырга чакырды. Шулай ук ул беренче тапкыр Тихвин чиркәвенә барып керәшенчә келәү укыды. Казан Изге ана иконасы чиркәве төзелешенә нигез ташы салуга Урыс православ чиркәве патриархы Кириллны китертә алуы шундый мисалларның берничәсе генә.

XS
SM
MD
LG