Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаитида “Мэтью” гарасаты корбаннары 330дан арта


Хәзер давыл АКШның көнчыгыш ярларына якынлаша. 2 миллионнан артык кеше эвакуацияләнгән.

Һаитида “Мэтью” гарасаты корбаннары 330дан артып китте

Күпләр ауган агач асларында калып һәм суда батып һәлак булган. Бигрәк тә илнең көньяк-көнбатышында урнашкан шәһәр һәм авылларга зур зыян килгән. Коткаручылар бирегә берничә көн соңарып кына бара алган.

БМО мәгълүматларына караганда, Һаитида 350 мең кеше ярдәмгә мохтаҗ.

Хәзер давыл АКШның көнчыгыш ярларына якынлаша. 2 миллионнан артык кеше эвакуацияләнгән. Флорида, Джорджия, Көньяк һәм Төньяк Каролинада гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Флоридада мәктәпләр, университетлар һәм хөкүмәт оешмалары ябыла.

Бу унъеллыкта беренче тапкыр “Диснейуорлд” паркы ябылган. Мондый көчле гарасатның 2004 елдан бирле килгәне булмаган.

АКШның гарасатларны өйрәнү үзәге “Мэтью”ны 2007 елдан бирле Атлантикада иң көчлесе дип билгеләгән.

XS
SM
MD
LG