Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернет Путинга котлаулар һәм ләгънәт белән тулды


Путин туган көнгә Димәшк алтыныннан Русия президенты сурәте белән ясалган iPhone 7 тышлыгы
Путин туган көнгә Димәшк алтыныннан Русия президенты сурәте белән ясалган iPhone 7 тышлыгы

7 октябрь Русия президенты Владимир Путинга 64 яшь тулган көнендә интернет аңа юлланган котлаулар белән дә, ләгънәт белән дә тулды. Азатлык төрле сәхифәләрдән, социаль челтәрләрдән шуларның кайберләрен чүпләде.

Русиянең дәүләт контролендәге сәхифәләре көннең төп хәбәрләреннән берсе буларак Нью-Йорктагы күпердә Путинны тынычлык урнаштыручы дип сурәтләүче зур баннер эленүе турында шаулады.

Күрәсең, бу президент туган көнгә алдан әзерләнгән пропаганда котлавының бер өлеше булгандыр. Шуңа охшаш, "Путинга тынычлык өчен рәхмәт" дип язылган баннер Кырымдагы күпердә дә эленде.

Германиянең бер өлеше совет оккупациясендә булган чакта анда яшь Путин яшерен күзләү хезмәтендә эшләгән Дрезден шәһәрендә дә бер йорт диварында да Русия президентын тынычлык урнаштыручы итеп сурәтләүче рәсем пәйда булды 7 октябрьдә.

​Бу чараларның өчесен дә хакимият контролендәге медиа игътибарсыз калдырмады. Кайберәүләр хәтта шушы өч рәсем нигезендә "Дөнья Путинның тынычлык урнаштыручы булуын таныды" дигән башисем белән язып чыкты.

Ә менә Мәскәүдә президентның туган көне уңаеннан Путин битлеге киеп, муенына "Хәрби җинаятьче" дигән язу асып йөргән кеше турында алар берни дә язмады.

Дума депутатлары түбән пулаттагы депутатлар санына туры китереп Путинга 450 данә гөлчәчәк бүләк иткән. Кайберәүләр президентка җөп санда чәчәк бүләк ителүгә игътибар итеп, Русиядә андый санда чәчәкләрне бары җеназага яки әрвахларның елына гына китерүләренә ишарәли.

"Иннополис" икътисади зонасы җитәкчесе Игорь Носов Путинга 64 яшь тулу уңаеннан Instagram'га Beatles'ның "When I'm Sixty Four" җыры көен үзе башкаруында яздырып элгән.

Мәзәкче Роза Моисеевна Путин Русиягә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән бәхет диючеләргә үзенчә җавап биргән

Александр Бумб исә Кремльнең Путин туган көнен дуслары белән бәйрәм итә дигән белдерүенә ишарәләп, калган бөтен Русия аның туган көнен дошман чолганышында уздырачак дигән мәгънә чыгарган.

Ә кемдер көмешкә куучылар турындагы совет кинокомедиясе белән хәзерге Путин аракысын бергә кушкан.

XS
SM
MD
LG