Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:37

Казан шәһәре он-лайн тавыш бирүдә икенче урынга чыккан иде. Ләкин смс-тавыш бирүдә өченчегә төште. Үзәк банк оештырган акча рәсемнәре бәйгесендә Акъяр белән Ерак Көнчыгыш җиңде.

Ерак Көнчыгыш һәм Акъяр (севастополь) 200 һәм 2000 сумлык акча рәсемнәре өчен тавыш бирүдә җиңүче булдылар. Казан өченче урында калды.

Бүген "Халык банкноты" тапшыруының туры эфирында Русия Үзәк банкы оештырган бәйгенең нәтиҗәләрен ясадылар.

Казан шәһәре он-лайн тавыш бирүдә икенче урынга менгән иде. Ләкин смс-тавыш бирүдә өченчегә төште.

"Халык банкноты" тапшыруында Татарстанга теләктәшлек белдерергә автоузышчылар Владимир Чагин һәм Фирдәүс Кәбиров килгән иде.

Татарстан башкаласы Казан кирмәне һәм Казан федераль университеты сурәтләрен тәкъдим итте.

Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Набиуллина кайсы шәһәр сурәте нинди акчада урын алачагын Үзәк банкның җитәкчеләр шурасы хәл итәчәк дип белдерде. Акчалар киләсе ел ахырына әйләнешкә керергә тиеш.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG