Reuters агентлыгы американ күзләү чыганакларына таянып, Русиянең "Искандер-М" ракета комплексларын Калининград өлкәсенә күчерүен әйтә. Элегрәк британнарның The Guardian газетасы да эстон чыганакларына сылтама белән "Искандер"ның Калининградка китерелүен хәбәр иткән иде инде. Комплекс Петербур районы тирәсеннән корабта китерелгән.
Ике ел элек Русия хәрби сынауларда катнашу өчен инде "Искандер"ларны Калининград өлкәсенә бер күчергән иде.