Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:54

Мөселман яшьләре бердәмлек, дуслыкны үстергән чараларның күбрәк булуын тели


Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яшьләр белән очраша

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яшьләр белән очраша

8 октябрь Яшел Үзәннең "Маяк" спорт-базасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның мөселман яшьләре белән очрашуы үтте. Азатлык хәбәрчесе анда барып, яшьләрнең дә мөфтинең дә фикерләрен белеште.

Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән яшьләр иртәнге җидедә Галеев мәчете каршыннан автобусларга утырып Яшел Үзәнгә юл тотты. Сигездән көндезге бергә хәтле алар квест бәйгеләрендә катнашты. Ярышлар тәмамлангач мәйданда алдан билгеләп куйган урыннарга басып Аллаһ исемен ясадылар. Бу флешмобны җирдән төшереп йөргән операторлардан тыш биектән квадрокоптер белән дә төшерделәр.

Азатлык хәбәрчесе очрашуга җыелган яшьләр белән сөйләшеп, бүгенге көндә аларны нинди проблемнар борчыганы турында сорашты. Квестта җиңү яулаган кызлар төркеменең актив катнашучысы, Чистай шәһәреннән килгән Лиана Шаязданова проблемнарның берсе – шундый чараларның аз булуы дип әйтте.

– Сезнеңчә, мөселман-яшьләренә кагылышлы иң актуаль проблемнар бүгенге көндә нинди?

– Безнең мөселман, татар яшьләрен төрле чаралар үткәреп бердәмлек юлыннан алып барырга кирәк. Яшьләр төрле фиркаләргә, агымнарга юлыкмас өчен мондый аралашу чаралары бик мөһим. Мондый чараларда без мөселман, татар рухын сизәбез. Яшьләрнең күбесе үз юлын таба алмыйча интегә, ә мондый очрашуларда без бер-беребез белән аралашып тәҗрибә алабыз.

Мөселман яшьләренең үз юлын табуда авырлыклар барлыгы белән Омски шәһәреннән килгән, бүгенге көндә Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлап килүче Шәүкәт Ширбәков тә ризалаша.

– Яшь кешеләр дини уку йортларын тәмамлап кая барырга дип аптырый. Имам булып барыр иде, анда хезмәт хакы бик түбән. 10-15 меңгә бүгенге көндә яшәү авыр, бигерәк тә гаилә корсаң, ә мөселман яшьләре бу эшне озакка сузмаска тырыша.

Җиңүче кызлар төркеме

Җиңүче кызлар төркеме

Җәмәгатьчелектә төрле фикерләр уяткан вәгазь темасы да борчый мөселман яшьләрен. Тула шәһәрендә туып үскән, хәзер Мөхәммәдиядә белем алучы Хәлим Пиров татар телен әйбәт белмәү аркасында вәгазьләрне тулысынча аңлап бетерә алмаганы турында сөйләде. Әгәр мөфтигә сорау бирү мөмкинлеге булса, иң беренче шул сорауны бирер идем, ди ул.

– Беренче булып хәзрәттән мөселманнарның дәрәҗәсен күтәрер өчен нинди эш эшләнгәне турында сорар идем. Нишләп алар вәгазьләрне татар телендә генә калдырдылар? Әйе, аңлыйм, без Татарстанда яшибез, татар теленә игътибар итәргә тырышалар, әмма бүгенге көндә бик күп урыслар ислам динен кабул итә. Хәзер җомгада вәгазьләрне аңламаучылар саны артты. Миңа калса, вәгазьне кыскача, әмма ике телдә алып барсалар яхшырак, чөнки кайвакыт вәгазьләр озакка сузыла, тыңлаучының игътибары кими, тулысынча аңламагач бигрәк тә.

Җиңүче егетләр төркеме

Җиңүче егетләр төркеме

– Хәлим, сезнеңчә, яшьләр арасында актуаль проблемнар бармы?

– Һәр милләтнең үз холкы, шуңа күрә дә төрле милләт вәкилләре арасында еш кына ызгышлар булып ала. Мәсәлән, бүген квест вакытында да безнең төркемдә кычкырышу булып алды. Шул мәсьәлә буенча да берәр эш алып барылырга тиеш – дуслык мөнәсәбәтләрен арттыру өчен.

Уен программасы тәмамлангач яшьләр өйлә намазын укып, сәгать бергә килеп җиткән мөфти белән очрашуга “Маяк” спорт-комплексы бинасына барды. Камил хәзрәт хәдисләрнең чыганаклары, дөреслеге турында сүз алып барды. Очрашу азагында актив эш алып барган, диния нәзарәте оештырган чараларда волонтер булып катнашканнарга мактау кәгазьләре тапшырдылар. Әңгәмә вәгазь форматында башланды, яшьләр, теләгән сораулары булса да, нигәдер мөфтигә мөрәҗәгать итмәделәр. Вәгазь тәмамланганнан соң алар Камил хәзрәт белән бергә урамда урнашкан чатырда кайнар пылау, тәм-томнардан авыз иттеләр. Аш вакытында очрашуга килүчеләргә бүләк итеп диния нәзарәте бастырган махсус куен дәфтәрләрен өләшеп чыктылар.

Яшьләр селфи ясарга да онытмады

Яшьләр селфи ясарга да онытмады

Камил хәзрәт камерага комментар бирүдән баш тартса да, аннан яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап ала алдык.

– Камил хәзрәт, соңгы вакытта православ дине әһелләренең активлыгы, мөселманнар белән чагыштырганда, арта кебек. Яшьләр белән эшләүгә Феофан зур игътибар бирә. Казанның Авиатөзелеш районында чиркәү сала башлыйлар һәм аның янында зур балалар мәйданчыгы бар. Игътибар иткән бар, мәчеткә балалар белән килсәң, шаулыйлар, дип әрли башлыйлар. Яшьләр, үсеп килгән буын белән эшләр ничек бара?

– Балаларга үзегез үрнәк күрсәтегез. Безнең яшьләр күпкә активрак христианнарга караганда. Яшьләр белән атна саен волейбол, футбол уйныйбыз, лагерьлар үткәрәбез. Журналистларда шундый сүз бар: “Без күрсәтмәдек икән, димәк ул булмаган”.

– Алай булгач, бәлки массакүләм мәгълүмат чаралары белән күбрәк аралашыргадыр?

– Аралашабыз әкрен генә. Бездә атна саен субботниклар үткәрелә, һәр субботникка чакырып булмый бит журналистларны.

Чиркәүгә барып карагыз, анда әбиләрдән башка беркем дә юк, ә безнең мәчетләребездә яшьләр тулы.

Яшьләр мөфтине тыңлый

Яшьләр мөфтине тыңлый

– Төрле дини оешмалар яңа социаль чаралар куллана, мәсәлән, ачык һавада оештырылган фестивальләр, конференцияләр. Татарстан мөселманнарына да шул рәвештә эшләүгә нәрсә комачаулый?

– Безнең дә мөселман балалар йорты бар, сукырлар өчен оештырган чаралар, спорт буенча республикакүләм чаралар, Коръән уку ярышлары бара. Сез активрак күрсәтегез аны.

– Яшьләр бүгенге кебек чаралар аз дип зарлана, күбрәк булсын иде диләр.

– Алар күп. Мәсәлән, яшьләр ифтарга әзерләнергә булыштылар, 800 волонтер катнашты. Болгар форумында булыштылар. Форумда булышу активлык түгелмени ул? Атна саен Галеев мәчетендә дискуссион клуб оештырыла, яшьләр килеп төрле темаларга бәхәсләшә. Шул ук Галеев мәчетендә көн саен дәресләр алып барыла, татар теле дәресләрен алып барабыз, шулай ук тәҗвид, тәфсир буенча. Ничек инде безнең яшьләр актив түгел, иң активлары – безнең яшьләр.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яшьләр белән очраша

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яшьләр белән очраша

– Татар теленә кагылсак, вәгазьләр шулай татар телендә генә калачакмы? Яшьләрнең күбесе вәгазьне тулысынча аңлый алмыйбыз дип әйтә.

– Вәгазьләр ике-өч мәчеттә генә урысча иде. Татарстанда вәгазьләр гел татарча иде. Каян бу тавыш чыкты? Берничә мәчеттә генә урысча вәгазьне тыйдык, шуннан тавыш чыгарасыз. Татарча өйрәнсеннәр. Җомгада вәгазьне аңлау шарт түгел, җомганың шартлары бар. Вәгазьне аңласа да, аңламаса да ике рәкәгать намаз укый, гарәпчә ике хөтбәне тыңлый да бетте, дүрт сәҗдә өчен килә ул. Ә дәресләр кирәк булса, үткәрә алабыз һәм үткәрәбез дә.

– Алай булгач, вәгазь "дежурный" әйбер генә булып каламы?

– Ничек инде "дежурный"? Татарча өйрәнсеннәр. Мәсәлән, мин Чечняга барам, анда чечен телендә сөйләшәләр. Миндә “Ничек алар кызык сөйләшәләр. Нәрсә сөйлиләр икән? Миңа да өйрәнергә кирәк”, дигән фикерләр туа башлый.

– Яшьләрне тагын борчыган бер хәл – вәгазьне бик озак сөйләү, йоклап китәрлек итеп алып бару. Кайвакыт йоклап китеп була, диләр.

– Төнлә йокласыннар. Төнлә йокламагач, әлбәттә җомга вакытында йоклый ул.

– Имамнан да күп нәрсә тора бит. Халыкка җиткерерлек итеп сөйләргә тиеш түгелме соң?

– Имам ул артист түгел, кешене юату дигән шарты юк. Зур галимнәр бәлки матур да сөйли алмыйдыр, аның төп максаты – мәгълүмат җиткерү, гыйльми әйберләр сөйләү. Ә безнең яшьләргә эксклюзив вәгазь сөйләү кирәк, артистлар кебек җиткерү кирәк. Без бит артистлар түгел, без – хәзрәтләр. Ничек беләбез – шулай сөйлибез, иң мөһиме – дөрес булсын.

Безнең Telegram каналына язылыгыз һәм иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып алыгыз.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG