Accessibility links

Кайнар хәбәр

Клинтон: "Сүрия режимының һәм Русиянең хәрби җинаятьләрен тикшерергә кирәк"


Демократ намзәт Һилари Клинтон, әгәр президент булсам, Кремльне Хәлеб өстендә хәрби очышларны тыю турындагы карар белән килешүгә ничек тә күндерер идем, ди. республикан Дональд Трамп Русия белән ачыктан-ачык сугыш алып бармау яклы.

Демокртлар фиркасеннән АКШ президентына намзәт Һилари клинтон теледебатлар вакытында Русиягә басым ясау, Сүрия режимының һәм Русиянең хәрби җинаятьләрен тикшерү кирәклеген белдерде.

Клинтон Хәлеб шәһәренә һөҗүмнәр өчен Русияне гаепли. Әгәр президент булсам, Кремльне шәһәр өстендә хәрби очышларны тыю турындагы карар белән килешүгә ничек тә күндерер идем, ди демократлар башлыгы

Трамп Русия белән ачыктан-ачык сугыш алып бармас идем, ди.

Һилари Клинтон Русиянең АКШтагы сайлау кампаниясенә хакер һөҗүмнәре ярдәмендә катышырга тырышуын хөкем итә. Трамп узган чыгышындагы кебек, WikiLeaks стенограммаларын Русия чыгарганына шик белдерә.

Миссури штатында Сент-Луис шәһәрендә АКШ президентына республика һәм демократ фиркаларе намзәтләре арасында икенче теледебатлар булды.

Дебатлар Дональд Трамп хатын-кызлар турында тупас сүзләр әйткән, 11 ел элек төшерелгән видеоклип хакында сөйләшү белән башланды. Һилари Клинтон Трампның профессиональ яктан гына түгел, кешелек сыйфатлары ягыннан караганда да президет булырга хакы юк, дип белдерә.

Трамп әлеге гамале өчен үкенүен әйтә һәм берәрсен үпкәләткән булсам, гафу үтенәм, ди. Бу бары тик ирләр чишенү бүләмсендәге сөйләшү генә иде, дип аклана һәм үзе дә һөҗүмгә күчә.

“Мин бары тик берничә сүз әйткән өчен генә гаепле, ә Һилари үзенең шәхси серверыннан меңәрләгән электрон хәбәрләрне юкка чыгарган өчен гафу үтенергә тиеш,” ди Трамп. Президент була калса, Дональд Трамп әлеге гамәлләрне тикшерер өчен махсус прокурор ялларга вәгъдә бирә. “Ярый әле сез президент түгел”, ди Клинтон. “Әлбәттә, юкса сез төрмәдә утырыр идегез”, дип җаваплый Трамп.

Эчке сәясәт сораулары арасында төп мәсьәлә медицина иминияте реформасына кагылды. Клинтон Барак Обама җитәкчелегендә уйлап чыгарылган системның уңай якларын саклауны һәм камилләштерүне тәкъдим итсә, Трамп реформадан бөтенләй баш тартуны алга сөрә.

XS
SM
MD
LG