Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия саклану министры: "Русия Кырымны хәрбиләштерә"


Майкл Фэллон
Майкл Фэллон

Британия саклану министры Майкл Фэллон BBC эфирында Русияне Кырымны хәрбиләштерүдә гаепләде.

"Русия Кара диңгездә мускулларын уйнатты, Кырымны хәрбиләштерде, Балтыйк илләренә нинди басым ясалганын да күрдек," ди министр Майкл Фэллон.

Шулай ук ул Сүрия мәсьәләсендә дә Русия сәясәтеннән канәгатьсезлеген белдерде һәм Сүриядә очышлар тыелган урыннарны билгеләргә чакырды. Әлегә бу мөмкин түгел, чөнки Русия безнең очкычларга һөҗүм итмәсенә бер ышаныч та юк, ди Фэллон.

2015 елның 27 гыйнварында Украина Югары Радасы карары белән Русия агрессор ил дип танылды. Халыкара оешмалар Кырымның аннексияләгәнен таныды һәм Русиянең гамәлләрен хөкем итте. Көнбатыш илләре төрле икътисади чикләүләр кертте. Русия гаепләүләрне кире кага һәм моны “тарихи гаделлекне тергезү” дип саный.

XS
SM
MD
LG