Accessibility links

Кайнар хәбәр

Памфилова сайлау бүлекләрен җәмәгать мәхкәмәсе кебек туплауны тәкъдим итә


Элла Памфилова
Элла Памфилова

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова сайлау бүлекләрендә бюджет эчшеләре түгел, ә җәмәгать (присяжный) утырышчылары кебек җәмгыятьнең төрле катлам вәкилләре утырырга тиеш ди исәпли.

“Сайлау бүлекләрен оештыруны камилләштерергә кирәк. Ирексез бюджет хезмәткәрләрен эшләтү матур түгел. Бәлки, бу комиссияләрне җәмәгать мәхкәмәләре кебек җәмгыятьнең төрле катламнарыннан тупларга кирәктер”, ди Памфилова.

Моның өчен мотивация, ниндидер түләү һәм эш сәгатен кыскарту кирәк дип билгели Памфилова. “Бер көн эчендә бер комиссия төрле дәрәҗәдәге тугызар сайлау уздыра торган бердәм сайлау көне кирәклеге турында да фикер алышу зарур”, ди Үзәк сайлау рәисәсе.

Памфилова сүзләренчә, Үзәк сайлау комиссиясе кануннар чыгару инициативасы белән чыга алмый. “Ләкин без бу тема турында фикер алышырга белгечләрне чакырырга телибез. Сайлау системын камилләштерү турындагы тәкъдимнәр өчен рәхмәтле булыр идек”, дип өсти ул.

Элла Памфилова - күренекле хокук яклаучы. 2016 елның 28 мартында Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе итеп куелды.

XS
SM
MD
LG