Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:44

Франция Русиянең Хәлебтәге гамәлләрен Халыкара мәхкәмәдә тикшерүне сорый


Жан Марк Эйро

Жан Марк Эйро

Франция тышкы эшләр министры Жан-Марк Эйро, президент Франсуа Олланд Русия президенты Владимир Путин белән очрашса да, “ягымлы сүзләр сөйләшер өчен түгел” дип белдерде.

Париж Сүрия һәм Русия кораллы көчләренең Хәлеб шәһәрендә кылган гамәлләрен тикшерүне сорап Халыкара җинаять мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә уйлый.

БМО Иминлек шурасының Сүриянең Хәлеб шәһәрендә хәрби очышларны тыю турындагы Франция әзерләгән резолюциягә Русия вето салганнан соң Франция тышкы эшләр министры Жан-Марк Эйро, президент Франсуа Олланд Русия президенты Владимир Путин белән очрашса да, “ягымлы сүзләр сөйләшер өчен түгел” дип белдерде.

Русия һәм АКШ сентябрь уртасында Сүриядә вакытлыча тынычлык урнаштыру турында килешкән иде. Сүрия хөкүмәте дә әлеге планны хуплады.

Ләкин бер атнадан АКШ хәрби очкычлары Сүрия хөкүмәте гаскәрләренә һөҗүм итте, соңыннан Вашингтон моның ялгышлык белән кылынган булуын белдерде. Бераздан БМО һәм “Кызыл ярымай” һуманитар кәрванына оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды. Әлеге һөҗүм өчен җаваплылыкны Көнбатыш Русиягә йөкләде.

АКШ Дәүләт сәркатибе Джон Керри 7 октябрьдә Мәскәү һәм Бәшәр Асадның тыныч халыкка каршы хәрби гамәлләре аерым тикшерелергә, гаеплеләр җәзасын алырга тиеш дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG