Екатеринбурның Чкалов мәхкәмәсе экстремизмда гаепләнгән җирле мәчет имамы Альберт Баязитовны мәҗбүри эшләргә хөкем итте дип белдерә Свердлау өлкәсе прокуроры ярдәмчесе Марина Канатова.
2013 елдан бирле Рамазан мәчете имамы булып торган Баязитов дини йолалар уздырган һәм мәгърифәтчелек белән шөгыльләнгән, китапханә туплаган. Тикшерү китапханәдә экстермистик әдәбият булганлыгын ачыклый ди Канатова.
“Аңа 360 сәгатьлек мәҗбүри эш эшләтү җәзасы бирелде һәм өч ел дәвамында гыйбадәтханәләрдә дингә өндәү белән шөгыльләнү тыелды”, ди прокурор ярдәмчесе.
Элегрәк 2014 елда Рамазан мәчетендә тыелган әдәбият табылган дип язганнар иде. Ул вакытта Свердлау өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенә һәм аның башлыгы Равил Мамлиевка административ эш ачылды. Алардан барлыгы 52 мең сумлык штраф түләткәннәр иде.