Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Төркия һәм Татарстан уртак иганә ярминкәсе уздыра


Сатудан кергән акча Казанның балалар йортларына тапшырылачак.

15 октябрьдә Казанда Төркия консуллыгы һәм Татарстан Дәүләт Шурасының хатын-кыз депуталары оештырган "Мәрхәмәт – Милосердие" берлеге иганә ярминкәсе уздырачак.

Ярминкәдә Русиядә эшләүче төрек ширкәтләре җитештергән тауарлар –кием-салым, бизәнү әйберләре, сувенирлар, йорт кирәк-яраклары, эчемлекләр һәм ашамлыклар тәкъдим ителә. Сатудан кергән акча Казанның балалар йортларына тапшырылачак.

Ярминкә – Төркия 2015 елның ноябрендә Сүрия чигендә төрек һава киңлеген бозган Русия хәрби очкычын бәреп төшерү сәбәпле чыккан низагтан соң Төркия белән Татарстан арасында беренче шундый уртак чара.

10 октябрьдә Русия һәм Төркия президентлары да мөнәсәбәтләр киеренкелегеннән соң беренче тапкыр очрашып сөйләште. Очрашу кысаларында “Төркия агымы” газүткәргеч төзелешен яңарту турында килешү имзаланды.

11 октябрьдә Русия хөкүмәте элегрәк тыелган Төркия мандариннары, әфлисуннар, өрек, шәфталау, караҗимеш һәм күгәннәрне кертүгә рөхсәт бирә торган карар чыгарды. Шул ук вакытта йөзем (виноград), алма, груша, җиләкләр, помидор, суган, кәбестә, кыяр, тавык һәм күркә ите, тоз, канәфер тыелган тауарлар исемлегендә кала.

XS
SM
MD
LG