Accessibility links

Швециядә ислам конференциясендә Казанны террор оясы итеп күрсәтергә тырышучылар да булган


Азат Ахунов Александр Пономаревның Рәис Сөләйманов турында чыгышын тыңлый
Азат Ахунов Александр Пономаревның Рәис Сөләйманов турында чыгышын тыңлый

Швециядә Русиядәге ислам торышына багышланган чарада исламофоблар белән беррәттән аларга каршы торырлык белгечләр дә катнашты. Конференциядә Казанны “пычратырга” тырышучы чыгышлар да булган.

6-8 октябрь Швециянең Русия һәм Евразияне өйрәнү Уппсала үзәге беренче тапкыр "Русиядә ислам торышы" дигән чара уздырды. Анда Русиядән тыш, АКШ, Европа илләреннән, Һиндстан, Иран, Үзбәкстаннан 50дән артык кеше катнашкан. Азатлык КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм шәрыкны өйрәнү институты хезмәткәре, конференциядәге секцияләрнең берсен җитәкләгән Азат Ахунов белән сөйләште.

– Азат әфәнде, әлеге конференциядә Русиядән кемнәр катнашты?

– Иң зур вәкиллек Русиядән иде: Мәскәү, Казан, Уфа, Калининградтан. Бик төрле фәнни катлам булды. Анда Русия патриархатының күренекле вәкиле Роман Силантьев һәм Коръән үзәге җитәкчесе Фәрит Сәлман да катнашырга тиеш иде, әмма алар килмәде.

Аның каравы Русия стратегик тикшеренүләр институты хезмәткәре (РИСИ) Галина Хизриева булды, “Голос Ислама” сәхифәсенең баш мөхәррире, Русиядән Төркиягә күченгән Хәмзә Черноморченко, Islam.ru сәхифәсенең элекке баш мөхәррире һәм хәзер Төркиядә Мәрмәрә университетында белем алучы Ренат Мөхәммәтов булды.

– Татарстаннан сездән башка кемнәр барды һәм республикага кагылышлы нинди чыгышлар яңгырады?

– Татарстан белән бәйле 4-5 хисап булды. КФУдан мин һәм Евгений Хәмидов катнаштык. Мин Татарстанда 1990нчы елларда ислам мәгариф системы формалашуда гарәп илләре факторы һәм тәэсире турында сөйләдем.

Минем хезмәттәшем Хәмидов Накшбандия-халидия тәррыйкате һәм ишан Зәйнулла Рәсулев роле турында кызыклы чыгыш ясады.

Германиядән килгән Александр Пономарев Дәүләт стратегия институты хезмәткәре Рәис Сөләйманов турында бәян итте. “Рәис Сөләйманов һәм Русиядәге ислам өммәтенең җиһадчылар тәэсиренә каршы көрәш” дип исемләнгән чыгыш иде бу. Аның булган мәкаләләрен, чыгышларын өйрәнеп анализ бирде. Сөләймановны уңай яктан күрсәтте. Әлеге чыгыш бик зур кызыксыну уятты.

Конференция программасы
Конференция программасы

Казаннан социолог Валентина Фурсова Татарстан мисалында Русиянең исламлашуы дигән хисап белән хәтта Рәис Сөләймановтан да арттырып Татарстанны пычратып күрсәтте. Көн саен диярлек терактлар, шартлатулар була, террорчылар, исламчылар баш күтәрә, исламчылар хөкүмәт оешмалары белән бергә кулга-кул тотынышып хәрәкәт итә, Казанда яшәү куркыныч дигән фикер калдырды. Әлеге чыгыштан соң мин чыгып: "Казаннан килдем, миңа карагыз, мин әле исән. Мондый чыгышны тыңлагач үзем дә Казанга кайтырга куркам", дип андагы халыкны бераз көлдереп алдым. Шуннан соң инде аның чыгышын алай ук җитди кабул итмәделәр.

Бу ханымның гомумән ислам белән бәйле мәкаләләрен күргәнем юк. Шуңа минем өчен аның чыгышы гаҗәп булды. Башкалар да аптырап калды.

– Татарстанны тәнкыйтьләргә яратучы Силантьевлар төркеменнән булган Хизриева нәрсәләр сөйләде?

– Ул чыгыш ясаган секциядә мин катнашмадым, шуңа әйтә алмыйм. Аннары конференцияне оештыручыларның төп максаты – фикер төрлелеген чагылдыру иде. Күп карашлар чагылды. Гомумән, монда Русиядә булган ислам проблемнары һәм тарихына бәйле чыгышлар да, дискуссияләр дә күп булды. Хәмзә Черноморченкога бик күп сораулар бирелде. Ул Русиядә сүз иреге һәм ислам мәгълүмат чаралары турында чыгыш ясады.

АКШтан Лилия Кәримова "Ярдәм" мәчете эшчәнлеге турында сөйләде. Ул Вашингтонда яши, үзе Яшел Үзәннән. АКШка киткән һәм американ кешесенә кияүгә чыккан. Бик милли җанлы кыз.

Яшь аспирант Гөлназ Сибгатуллина Нидерландның Лейден шәһәрендә яши. Ул христиан китапларының татарчага тәрҗемәләрен өйрәнә һәм лингвистик анализ ясый. Безгә сәер яңгырый, әмма Көнбатыш өчен кызык тема санала. Бик өметле кыз. Инглиз телендә бик яхшы чыгыш ясады.

Татарстаннан Тимур Шәйхетдинов дигән журналист катнашты. Ул татар телле матбугатта мөселман журналистикасы турында сөйләде.

– Башка Русия төбәкләреннән килүчеләр ниндирәк проблемнар күтәрде?

Башкортстанда да традицион ислам дип хөкүмәт, диния нәзарәте тарафыннан изге чишмәләр, изге кешеләрнең каберләренә зиярәт кылу кебек әйберләр күзәтелә

– Башкорстанның Уфа шәһәреннән килгән фәннәр академиясе хезмәткәре Зилә Хәбибуллина чыгышы хаҗга, дөресрәге изге урыннарны зиярәт кылуга багышланды.

Изге урыннарга йөрүне хаҗ кылу дип әйтәләр. Бу мәҗүси йола. Исламда андый әйбер юк. Аны зиярәт кылу дип әйтергә буладыр.

Башкортстанда да традицион ислам дип хөкүмәт, диния нәзарәте тарафыннан изге чишмәләр, изге кешеләрнең каберләренә зиярәт кылу кебек әйберләр күзәтелә. Бу традицион исламны торгызабыз дигән мәгънәдән чыгып эшләнә. Имеш экстремизмга каршы торырга ярдәм итә дигәнрәк мәгънә салынды.

– Чит илдән килгән галимнәрнең Русиягә карата кызыклы чыгышлары булдымы?

– Көнбатыштагы фән күбрәк теориягә корылган. Безнең галимнәр әлегә конкрет әйберләр турында сүз алып барудан туктамый. Конкрет чыганакларны, фактларны куллана.

Мисал өчен, АКШта Бостон теракты булгач Русия һәм АКШта ислам сүзенең никадәр еш яңгыравы, тискәре мәгънәсе кайда күбрәк кулланылуы тикшерелгән. Моның өчен АКШ газеталарын һәм Русиядәге “Новая газета”ны алганнар. “Новая газета”да исламны тискәре төстә күрсәтә торган сүзләрне күбрәк тапканнар.

Гомумән, Русиядә уздырыла торган конференцияләр белән чагыштырганда, чара нәтиҗәле булды. Кэмпинг кебек җирдә узды. Иртәдән кичкә кадәр бик эшлекле рәвештә дәвам итте.

XS
SM
MD
LG