Accessibility links
төп эчтәлек
төп меню
эзләү
яңалыклар
сугыш
Безне томаладылар
#FREEALSU
татарстан
башкортстан
кырым
татар дөньясы
дөнья
татарча подкаст
шәлкемнәр
фән-фәсмәтән
пәрәвез
киноханә
дини тормыш
әңгәмә
комментар
репортаж
ӘЙДӘ ONLINE
IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка
алга
Кайнар хәбәр
фотогалерея
Хәлеб шәһәре Русия очкычлары бомбалавыннан соң
13 октябрь 2016
Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә Русия һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә үлүчеләр арта бара. 11 октябрьдә Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге берничә көн дәвам иткән чагыштырмача тынлыктан соң Русия очкычларыннан бомбалауларның көчәюен белдерде.
1
11 октябрьдә Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә кешеләр хәрабә астыннан чыгарылган мәетне алып бара.
2
Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә бомбалаудан соң таш кисәкләре һәм башка әйберләр белән капланган урам буйлап бер машина бара.
3
Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә бомбалаудан соң коткаручылар эшли. Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге белдерүенчә, 22 сентябрьдә Хәлебне яулап алу өчен Сүрия һәм Русия хәрбиләре башлаган һөҗүмнәр нәтиҗәсендә кимендә 290 кеше һәлак булган.
4
Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә бомбалаудан соң, 11 октябрьдә. Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге белдерүенчә, шәһәрдә 250 меңләп кеше чолганышта калган.
5
Хәлебнең Бустан әл-Каср бистәсендә тузанга баткан кешеләр бомбалаудан җимерелгән йорт хәрабәләрен тикшерә. Сүрия хөкүмәт көчләре гыйсъянчылар кулындагы шәһәрне Русия һава һөҗүмнәре ярдәмендә тулысынча контрольгә алырга тырыша.
Хәлеб шәһәре Русия очкычлары бомбалавыннан соң
Back to top
XS
SM
MD
LG