Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хмеймим һава аланында Русия һава көчләрен урнаштыру турында килешү ратификацияләнде


Хмеймим һава аланында Русия хәрби очкычлары
Хмеймим һава аланында Русия хәрби очкычлары

Документта Русия һава көчләренең Сүрия җирлегендә урнашу шартлары язылган. Әлеге гамәл Сүрия җитәкчелеге соравы белән башкарыла диелә.

Чәршәмбе Русиянең Федерация Шурасы утырышында Сүриядә чикләнмәгән вакытка Русия һава көчләре төркемен урнаштыру турында Русия-Сүрия килешүе ратификацияләнде. 170 урынлы Шурада әлеге карар өчен 158 әгъза тавыш биргән.

Документта Русия һава көчләрен Сүрия җирлегендә урнашу шартлары язылган. Әлеге гамәл Сүрия җитәкчелеге соравы белән башкарыла диелә. Авиатөркем Хмеймим һава аланында урнашачак, ул Русиягә бушлай арендага биреләчәк.

Килешүдә күрсәтелгәнчә, һава көчләре хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә дипломатик кагылгысызлык хокукы һәм башка өстенлекләр бирелә. Русия авиатөркеме мәнфәгатьләрендә кулланылган транспорт чаралары һәм очкычлар тикшерүләрдән, тентүләрдән, тоткарланулардан һәм башка чикләүләрдән азат булачак.

Моннан тыш, Сүрия ягы Русиягә, аның авиатөркеменә һәм хәрбиләренә бернинди дә дәгъвә белдермәскә һәм аларны мәхкәмәгә бирмәскә тиеш диелә килешүдә. Килешү чикләнмәгән вакытка төзелгән.

Килешүне үтәр өчен федераль казнадан өстәмә акчалар бүленмәячәк диелә.

Русиянең Сүриядәге хәрби чаралары 2015 елның 30 сентябрендә башлады. Хәрби авиация Сүрия гаскәрләренә ярдәм итә дип белдерелде.

Медиа мәгълүматларына караганда, киметкәннән соң да Сүриядә Русиянең 24 хәрби очкычы һәм дистәдән артык боралагы калган.

XS
SM
MD
LG