Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Нур" театр студиясе яңа мизгелен ача


Нәни принц ролендә Азамат Зәйнуллин
Нәни принц ролендә Азамат Зәйнуллин

Казанның Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында эшләп килүче "Нур" балалар театр студиясе яңа театр мизгелен ача.

Октябрь ахырында ул балалар өчен татарча спектакльләр куячак.

23 октябрьдә Антуан де Сент-Экзюпериның Разил Вәлиев тәрҗемә иткән “Кечкенә принц” әсәре, 30 октябрьдә Абдулла Алишның “Сертотмас үрдәк” әкияте нигезендә спектакльләр уйналачак.

Спектакльләрнең реҗиссеры – Казан театр училищесында һәм “Нур” студиясендә актерлык осталыгына өйрәтүче Марсель Мәхмүтов. Проект җитәкчесе – Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге белгече, Казан театр училищесы укытучысы Әдилә Хәйбуллина.

"Нәни принц"ның премьерасы март аенда узган иде. Төп рольләрне Казан мәктәпләрендә укучы балалар башкарды.

XS
SM
MD
LG