Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роснефтькә сатылганнан соң Башнефть хиссәләренең бәясе артты


Роснефтькә сатылгач Башнефтьнең өстенлекле хиссәләренең бәясе Мәскәү биржасында 2,4 процентка артып, 1531 сум белән сатыла, ә гади хиссәләр 0,5 процентка арткан һәм 3141,5 сум тәшкил итә.

Бәяләрнең артуы ширкәткә яңа җитәкчеләр килүе турындагы мәгълүмат чыккач күзәтелгән.

Пәнҗешәмбе Башнефтьнең яңа президенты итеп Роснефтьнең элекке вице-президенты Андрей Шишкин билгеләнде. Яңа идарәгә Роснефтьнең җиде топ-менеджеры кергән. Андрей Шишкин, Наталия Минчева, Андрей Судаков, Андрей Лазеев, Денис Нырков, Ростислав Латыш һәм Сергей Лобачев Башкортстанның нефть ширкәте белән идарә итәчәк.

Башнефтьнең элекке җитәкчесе Андрей Корсик һәм идарә әгъзаларының вәкаләтләре вакытынынна алда туктатылды.

Кичә Роснефть Башнефть өчен федераль казнага 329 млрд сум түләп, килешүне шартын үтәде.

Башнефть Русия президенты Владимир Путинның якын дусты саналган Игорь Сечин җитәкчелегендәге Роснефтькә бернинди бәйгеләр уздырмый гына сатылды.

XS
SM
MD
LG