Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:50

Левада: русияләрнең хакимияткә ышанычы нык кимегән


Русия сәяси институтларына ышаныч белдерү графигы, Левада үзәге.

Русия сәяси институтларына ышаныч белдерү графигы, Левада үзәге.

Левада халык фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматларына караганда, ил хөкүмәте “ышанычка лаек” дип санаучылар саны 45 проценттан 26 процентка гына калган.

Шундый ук хәл Дәүләт Думасы һәм Федерация Шурасына карата да күзәтелә, аларга ышаныч белдерүчеләр саны 40 проценттан кимеп 22 һәм 24 процентка калган. Чиркәүгә ышанучылар саны былтыр 53 процент булса, 2016 елда 43 процент тәшкил иткән.

Русия президентына ышаныч күбрәк. Фикер белешүдә катнашканнарның 74 проценты аңа ышану белдергән. Ләкин Владимир Путин да былтыргы белән чагыштырганда алты процент югалткан.

Иң аз ышанычны эре бизнес-ширкәтләр, эшлекле һәм сәнәгать даирәләре яулаган. Русияләрнең нибары 11 проценты гына аларга ышаныч белдергән.

Сораштыру күрсәткәнчә, 2016 елда бөтен сәяси институтларга да ышаныч дәрәҗәсе кимегән.

Элегрәк Левада үзәге сораштырулары русияләрнең 46 проценты гына сайлаулар гадел узды дип санаганлыгын күрсәткән иде.

XS
SM
MD
LG