Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең 10 шәһәрендә һәм Казакъстан белән Кыргызстанда "Татарча диктант" узачак


"Татарча диктант" дип аталган чараның максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру.

29 октябрьдә Русиянең 10 шәһәрендә һәм Казакъстан белән Кыргызстанда "Татарча диктант" исемле чара узачак. Оештыручылар әйтүенчә, һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала.

"Татарча диктант" бер көнне һәм бер вакытта Казан, Мәскәү, Петербур, Ижау, Уфа, Екатеринбур, Төмән һәм башка шәһәрләрдә, шулай ук Павлодар (Казакъстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә оештырылачак.

“Татарча диктант”ны мондый масштабта без беренче тапкыр оештырабыз, җирле оешмаларда, аерым алганда Новосибирскида һәм кайбер университетларда узган елларны диктант уздырылды инде. Безгә зур шәһәрләр белән уртак проектлар җитми. Татар диктанты шуларның берсе булып торачак – бер көнне, бер вакытта татар грамотасына багышланган чара узачак”, дип сөйләде Азатлыкка Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин.

Диктант өчен diktant.tatar дип аталган аерым сайт булдырылган. Чарага бераз әзерләнер өчен сайтта татар теленең кайбер кагыйдәләре дә бар. Шулай үк анда өч аудиотекст урнаштырылган, аларны тыңлап, язып карарга мөмкин.

“29 көнне нинди әсәр укылачагы әлегә сер булып кала. Әммә текст бик катлаулы булмаячак. Текстны укучы кешеләр дә диктант башланыр алдыннан бер сәгать кала гына беләчәк”.

Казанда “Татарча диктант” Казан филология институтында узачак.

Чараны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгы оештыра.

XS
SM
MD
LG