Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбул кырымтатарлары Ислам шурасы җыенында Русиягә протест белдерде


Протест белдерергә чыккан Истанбул кырымтатарлары
Протест белдерергә чыккан Истанбул кырымтатарлары

Төркиядәге Истанбул кырымтатар диаспорасы IX Евразия Ислам шурасы форумы узган бина каршында протест чарасы уздырды. Алар Русиянең аннексияләнгән Кырымнан китүен таләп итте. Җыенда Татарстан һәм Кырым мөфтиләре дә катнаша.

Протест белдерүчеләр “Русия Кырымнан кулыңны ал” шигаре белән бергә кырымтатар һәм Төркия әләмнәрен күтәреп чыкты. Шулай ук Истанбул кырымтатар үзәге рәисе Җәләл Ичтен Ислам шурасы форумы катнашучылары арасында булган Төркия дини эшләр идарәсе җитәкчесе Мехмет Гёрмезга, икътисад министры Ниһат Зейбекчига кырымтатар әләмнәрен, Истанбулда чыккан Bahçesaray журналының тышлыгында Мостафа Җәмилев фотосы булган нөсхәләрен бүләк иткән. “Без Кырымдагы хәлләрне күзәтеп барабыз”, дигән Зейбекчи.

Форумда Мостафа Җәмилев фотосы белән чыгарылган Bahçesaray журналы
Форумда Мостафа Җәмилев фотосы белән чыгарылган Bahçesaray журналы

Шулай ук "Джелял Ичтен журналны һәм әләмне әлеге форумда катнашкан Кырым мөфтие Эмирали Аблаевка бүләк иткәндә мөфти каушап калган" дип язып чыкты Кырым хәбәрләр агентлыгы.

11 октябрьдә ачылган форум 14 октябрьдә тәмамлана. “IX Евразия Ислам шурасы форумының төп максаты - динне һәм дини шигарләрне ниндидер максатларга куллануга каршы тору”, диде Төркия дини эшләр идарәсе җитәкчесе Мехмет Гёрмез.

Долмабакча сараенда узган форумның тантаналы ачылышында Төркия президенты Реҗәп Тайип Эрдоган да катнашкан. Ачылыш кысаларында Төркиядә июль уртасында булган хәрби фетнә омтылышы хакында документаль фильм да күрсәтелгән.

Уртада Камил Сәмигуллин
Уртада Камил Сәмигуллин

Форум эшендә 33 илнең дин әһелләре, галимнәр катнаша. Романия татарларын мөфти Мурат Йосыф, Татарстан мөселманнарын мөфти Камил Сәмигуллин тәкъдим итә.

Форумда чыгыш ясаган Кырым мөфтие Эмирали Аблаев Кырымда мөсеманнарны кулга алулар хакында - ләм-мим.

Уртада Эмирали Аблаев
Уртада Эмирали Аблаев

Тик аның Кырымда калган урынбасарларыннан берсе Эсадулла Баиров тентү вакытында кулга алынганнарның өйләрендә Хизб ут-Тәхрир оешмасына бәйле дини китаплар табылганын сөйләп бу оешманың эшенә сак булырга чакырды. Бу хакта мөфтиятнең сайтында хәбәр ителә. Билгеле булганча, Кырым мөфтиенең аннексияләнгән Кырымда Мәскәү куйган хакимиятләр белән хезмәттәшлеге өчен аның Мәскәү мәхкәмәсе тыйган Мәҗлес карары белән Мәҗлестә әгъзалыгы туктатылган иде.

Истанбулда узган форумның төп максаты - динне һәм дини шигарләрне ниндидер максатларга куллануга каршы тору дип игълан ителсә дә, икенче яктан, дини сәбәпләрдән Кырымда, Татарстанда, Төньяк Кавказда, гомумән Русиянең мөселманнар яшәгән төбәкләрендә мөселманнарны күпләп кулга алулар, эзәрлекләүләр мәсьәләсен форум күрмәмешкә салышты. Менә шуңа күрә һәм Кырым аннексиясенә каршы булса кирәк, Истанбул кырымтатар диаспорасы Русиянең Кырымнан кулын алуын таләп итте.

XS
SM
MD
LG