Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе ике елда табибларга түләргә 0,5 трлн сум акча җитми


Татарстан яман шеш хастаханәсендә шәфкать туташы
Татарстан яман шеш хастаханәсендә шәфкать туташы

Мәҗбүри медицина иминияте фондында җитмәгән акчаны федераль казнадан, йә беркайда да эшләмәгән кешеләр кесәсеннән эзләмәкчеләр.

2017-2019 елларда табибларга хезмәт хакы түләр өчен Мәҗбүри медицина иминияте фондында 0,5 трлн сум акча җитми дип яза “Ведомости”. Фонд бюджеты Русия президентының Май фәрманнарыннан соң әле һаман яңадан караламаган.

Әлегә фондны финанслауның берничә варианты карала.

Иң беренче юл – федераль казнадан алу. Тагын бер тәкъдим – рәсми рәвештә эшкә урнашмаган кешеләрне медицина хезмәтләрен түләргә мәҗбүр итү. Әлегә алар өчен акча төбәк казналарыннан алына.

Русиядә рәсми рәвештә эшләмәүче 85,5 млн кеше яши. Бу санга балалар һәм пенсионерлар да керә.

Инде киләсе елга ук 71 млрд сум акча җитми.

Президент фәрманы нигезендә 2017 елда табибларның хезмәт хаклары төбәктәге уртача хезмәт хакының 180 процентын, урта һәм кече медицина хезмәткәрләренеке – 90 һәм 80 процентын тәшкил итәргә тиеш. Ә 2018 елга бу саннар 200, 100 һәм 100 процентка җитәргә тиеш.

Элекке финанс министры Алексей Кудрин әлеге фәрманнарны үтәүне туктатып торырга тәкъдим иткән иде. Юкса хезмәт хакы арттырам дип дарулар сатып алуга һәм мәктәпләрне төзекләндерүгә чыгымнарны киметергә туры киләчәк, ди ул.

Күптән түгел Русия Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко эшләмәгән кешеләргә дәүләттән медицина ярдәме чыгымнарын киметергә тәкъдим иткән иде. Матвиенко фикеренчә, салым түләмәүче һәм эш урынын күрсәтмәүче яшь һәм сәламәт кешеләргә дәүләт ярдәм итәргә тиеш түгел.

XS
SM
MD
LG