Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:02

Һиндстанда мәрткә киткән Рәйхан Халитов өчен Казанда хәйрия концерты оештырыла


Рәйхан Хәлитов

Рәйхан Хәлитов

Һиндстанда юл казасы нәтиҗәсендә мәрткә киткән Рәйханның хастаханәдә бер көн торуы гына да якыннарына 1 мең долларга төшә. Хәзер Рәйханны Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

Казан музыкантлары танылган сәяхәтче-блогер Рәйхан Халитовны дәвалар өчен акча җыю максатыннан 16 октябрь көнне хәйрия концерты куя. Чарада Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, “Үзгәреш җиле” проектында катнашучылар Зарина Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев, «Juna», «Большой куш», «Fiesta», «Yamle» төркемнәре, Рәдиф Кашапов, Илназ Гарипов һәм башка яшь җырчылар чыгыш ясаячак.

Күренекле татар архитекторы, тарихчы Нияз Халитовның улы Рәйхан Һиндстандагы Дәһрәдүн каласы хастаханәсендә ята. Аны ясалма сулыш алдырту җиһазына тоташтырганнар. Дәвалау кыйммәт - егетнең хастаханәдә бер көн торуы гына да якыннарына 1 мең долларга төшә. Хәзер Рәйханны Казанга күчерү мәсьәләсе хәл ителә.

Рәйхан татар яшьләре арасында үзенең сәяхәт язмалары белән танылды. Аеруча аның Һиндкытай илләреннән җибәреп барган фотолары киң таралды. Ул аларны Инстаграмдагы сәхифәсенә куеп барды, бүгенге көндә аңа 10,5 мең кеше язылган. Казандагы Tатарча Casual милли мода салоны Рәйхан Халитов өчен кыңгырау чәчәге бизәлеше белән махсус кием дә әзерләгән иде. Ул аны үз блогы аша халыкка танытты.

Рәйхан үз язмаларында чит илләрдәге кешеләрнең ярдәмчел булуы турында даими язып торды. Хәзер инде аның якыннары да шул ярдәмчеллеккә өметләнә.

Хәйрия концерты 16 октябрьдә Казанның Мински урамындагы Траттория ресторанының зур залында узачак. Концерт 18.00дә башлана. Билет бәясе - 300 сум.

XS
SM
MD
LG