Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Хәтер көне: Русиягә үткәнен тәртипкә салу кирәк


Казанда Хәтер көне җыены. 2014 ел.

Казанда Хәтер көне җыены. 2014 ел.

Хәтер көне – ул үткәннәрне искә төшерү, бүгенге көнгә анализ ясау форсаты. 1552 елда булган вакыйгаларга хокукый бәя бирер вакыт җитте. Бу – алга таба тынычлыкта, аңлашып яшәү өчен ныклы нигез.

Һәр ел октябрь аенда Казанда, Татарстанда татар җәмәгатьчелеге Явыз Иван Казанны басып алган көн – Хәтер көне темасын күтәрә. Кемдер бу көннәрдә үзләре турында искә төшерә, кемдер бөтенләй бу көн тарихта инде күптән күмелеп калган, кычытмаган җирне кашыйсы юк дигән фикердә. Татарстанның күпчелек халкы өчен бу – башка көннәрдән берни белән дә аерылмый торган гадәти бер эш яки ял көне.

Халыкның күпчелеге Хәтер көненә битараф

Халыкның күпчелеге Хәтер көненә битараф, аның анда гаме юк. Мөһимрәк эшләре бар, ул акча эшли. Бер яктан дөрес тә. Татарстан ныклы аякта басып тора, Казан чәчәк ата. Тагын ни кирәк? 1990-нчы елларда федераль хакимият бүгенге кебек күзәтмәде. Хәтер көне сәяси вакыйга булды. Бүген исә бар да үз урынына кире кайтты кебек. Һәркем үзенекен алды, теләгәненә иреште. Ләкин шулай да ниндидер бер әйтелеп бетмәгән хис калды кебек.

Күптән түгел бер телеканалда танылган Русия режиссеры, КПРФ фиркасе әгъзасы, Думада мәдәният комитеты рәисе урынбасары Владимир Бортко либераль-демократик карашлы алып баручыларга үз фикерен җиткерде. Миңа калса, бик ышандырырлык итеп сөйләде ул. Бортко фикеренчә, Русия үзенең федератив төзелеше белән бары тик көчле үзәкләштерелгән хакимият аша гына идарә итә ала. Теләсә нинди либерализм милли төбәкләрдә радикал хәрәкәтләрнең кулларын чишәргә мөмкин. Мисал итеп Татарстанны искә төшерде. Иҗат кешесенә хас экспрессия белән Бортко империя басымыннан арынырга чакырган татар милли герое турында сөйләп күрсәтте... Депутат Бортко безгә үзәк белән төбәк арасындагы мөнәсәбәтләр үрнәген тәкъдим итте дияргә мөмкин.

Татарларның үзаллы яшәү хыялы бар. Мәскәүнең каты кулы гына аларны бәйдә тота булып чыга. Ләкин көчле кул кайчан да булса хәлсезләнергә мөмкин. Мондый мисаллар тарихта юкмыни?! Миңа калса, бу либералларны куркыту гына. Дәүләти тарихы бик бай булмаса да, Русиядә безгә караганда да пассионарырак халыклар бар.

Илнең тарихы – ул аның нигезе

Федератив дәүләт чәчәк атсын өчен аның субъектлары социаль-сәяси һәм икътисади яктан гына түгел, тарихи яктан да тигез булырга тиеш. Илнең тарихы – ул аның нигезе. Бүгенге битарафлык заманында татар халкының дәүләтчелеген югалту әллә ни зур кайгы итеп күрсәтелми, ничектер сүз болгатуга гына кайтып кала. Имеш, инде бу әллә кайчан булган, ул вакытта урта гасырның кырыс кануннары хөкем сөргән, татарлар Казанның ике ягында да булган. Шәһәр татарлар арасында үзара килешмәүчәнлек аркасында басып алынган дип күрсәтергә омтылу да бар. Ләкин хакыйкать бер – 1552 елда татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Аннары ни булганын язып торуның мәгънәсе дә юк.

Явыз Иванны, Казанда кылган явызлыклары өчен, гаепле дип танырга

Һәр илнең тарихында үз "кара" битләре бар. Русиядә дә алар җитәрлек. Безгә кыюлыкны җыеп, узган вакыйгаларга хокукый бәя бирер вакыт җитте. Мәскәү һәм Казан тарихчыларына, хокук белгечләренә, этнографларга түгәрәк өстәл артында 1552 елда булган вакыйгаларга, сакланып калган документларга нигезләнеп, дөрес бәя бирергә, Явыз Иван һәм аның даирәсе гамәлләрен хөкем итәргә, Казанда кылган явызлыкларында гаепле дип танырга кирәк.

Әлеге карарларның тарих дәреслекләренә кертелүе мөһим. Дәүләт уку йортларында башка төрле карашларны рөхсәт итмәү зарур.

Тынычлык һәм татулык урнаштыру – котылгысыз

Ә әлегә исә Русиядә Явыз Иванга һәйкәлләр куялар. Билгеле, бу үткәннәрне сагынып түгел, ә хәзерге заманны үзләренә кирәккәнчә әвәләү максатыннан эшләнә.

Русиягә үткәнен тәртипкә салу бик мөһим, чөнки тарих бүгенге көн белән бәйләнгән. Ә бүгенге көннең халәте үзгәреп тора: аш бүлмәсендә генә сөйләшкән сүзләр гамәлләргә әйләнеп, урамнарга чыгарга мөмкин. Ә бу исә озак елларга сузылган кан һәм нәфрәт дигән сүз. Тарих дөньясында моның мисаллары бихисап. Тынычлык һәм татулык урнаштыру – котылгысыз. Аның бәясе нинди булачагын гына аңларга кирәк.

Шамил Сабиров, Мәскәү

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра​

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG