Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

Марат Кәримов: "Зәйнәп Биишева һәйкәле – башкорт әдәбиятына һәйкәл”


Һәйкәлне каплаган япманы язучының улы Тельман Әминев һәм Башкортстан парламенты җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова ачты

Һәйкәлне каплаган япманы язучының улы Тельман Әминев һәм Башкортстан парламенты җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова ачты

14 октябрь Уфада Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишевага һәйкәл ачылды. Чыгыш ясаучылар аның башкорт хатын-кызларыннан тәүге шигырь китабын чыгаручы, тәүге хатын-кыз драматург, шәрык илләрендә хатын-кызлардан трилогия язган бердәнбер әдибә булуын билгеләде.

Һәйкәл башкаланың Октябрь проспекты урамы башындагы Хезмәтләндерү һәм һөнәрчелек лицее янындагы аллеяга куелды. Һәйкәлгә ерак түгел генә Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшрияты да урнашкан.

Чарада язучының улы, туганнары, язучылар, Зәйнәп Биишева исемендәге китап нәшрияты хезмәткәрләре һәм башкаланың язучы исемен йөрткән мәктәбе укучылары, студентлар, әдипнең якташлары һәм иҗатын сөючеләр катнашты.

Һәйкәл ачу тантанасы Зәйнәп Биишеваның үзе башкаруында “Хәерле көн” дигән шигыренең язмасын яңгырату белән башланды. Аннан соң башкала хакимияте башлыгы Ирек Ялалов чыгыш ясады.

Һәйкәлнең япмасын ачу ике кешегә йөкләтелде, алар: язучының Мәскәүдә яшәгән улы Тельман Әминев һәм Башкортстан парламенты җитәкчесе урынбасары, шагыйрә Йомабикә Ильясова.

Чыгыш ясаучылар Зәйнәп Биишеваның башкорт хатын-кызларыннан тәүге шигырь китабын чыгаручы, тәүге хатын-кыз драматург, шәрык илләрендә хатын-кызлардан трилогия язган бердәнбер әдибә булуын билгеләделәр. Язучы хөрмәтенә бик күп мактау сүзләре яңгырады.

Марат Кәримов

Марат Кәримов

Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште: “Зәйнәп Биишева башкорт әдәбиятына бик зур өлеш кертте. Заманында мин сатира-юмор журналы “Һәнәк”кә:

Заман белән рифмалаша
Йөрәгенең тибешләре.
Бер-бер артлы пешеп тора
Аның иҗат җимешләре,
дип язган идем.

Чыннан да, аның иҗат бакчасы җимешкә мул булды. Аның җимешләрен Башкортстанда гына түгел, башка бик күп төбәкләрдә дә татыдылар. Аның укучыларының күңелендә әдибәгә һәйкәл күптән үк салынган иде. Ниһаять, ул монда да чагылышын тапты. Зәйнәп Биишева йөзендә мин бу һәйкәлне барлык башкорт әдәбиятына һәйкәл дияр идем дип белдерде.

Тантана яңа ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды

Тантана яңа ачылган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән тәмамланды

Белешмә: Зәйнәп Абдулла кызы Биишева 1908 елның 15 гыйнварында Башкортстанның Күгәрчен районы Туйөмбә авылында туа. Әти-әнисеннән бик яшьли ятим кала. Оренбур башкорт педагогия техникумында, аннан соң укытучыларның һөнәри осталыгын күтәрү курсларында укый. Баймак районы Темәс авылында укытучы, 1931 елдан Уфага күчеп килеп Башкортстан китап нәшрияты һәм “Пионер” журналында мөхәррир булып эшли. "Партизан малай" исемле беренче китабын 34 яшендә нәшер итә. Башта ул балалар язучысы булып таныла. Балалар өчен повестьлар, хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр иҗат итә. Соңрак өлкәннәр өчен дә яза башлый. 1968 елда “Кимсетелгәннәр” һәм “Олы Эйек буенда” исемле романнары өчен республиканың Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясен ала. 1990 елда Башкортстанның халык язучысы исеме бирелә. Барлыгы 60ка якын китап авторы. 1996 елның 24 августында Уфада вафат була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG