Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белән очрашуга "Яблоко" һәм "Русия коммунистлары" кертелмәгән


Уфада сайлаулардагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп каршылык чарасы узды, 15 октябрь, 2016 ел
Уфада сайлаулардагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп каршылык чарасы узды, 15 октябрь, 2016 ел

Русия Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре Сергей Сироткин һәм Евгений Шевченко Уфада 18 сентябрьдә узган сайлаудагы хокук бозулар турында шикаятьләрне тикшерергә килгән.

"Яблоко” һәм “Русия коммунистлары” очрашуга керә алмаган, дип яза “Медикорсеть”.

“Русия коммунистлары” фиркасеннән Дума депутына намзәт булган Головинга карата сак хезмәте көч кулланган дип белдергән фирканең төбәк җитәкчесе Борис Нурисламов.

“Яблоко”ның төбәк җитәкчесе Сергей Наумкин да Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белән очрашуга кертмиләр дип хәбәр итә.

Сайлау комиссиясе әгъзасы Сергей Сироткин Уфада очрашу фиркаләрнең төбәк бүлгеләре белән узачак дип белдергән булган.

15 октябрь Уфада сайлаудагы хәрәмләшүләргә ризасызлык белдереп каршылык чарасы узган иде.

“Сайлаусыз сайлауга каршы!” дигән шигар астында узган урам җыенын коммунистлар фиркасенең Башкортстан бүлеге оештырды. Анда шулай ук “Яблоко” фиркасе әгъзалары да катнашты.

XS
SM
MD
LG