Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:55

Балалар телевидениесе: башкортлар булдырган, кырымныкы туздырылган, татарныкы – сүздә


"Lale" телеканалының логотибы

"Lale" телеканалының логотибы

Татарстанда балалар өчен аерым телевидение каналы әле дә оеша алмаганда, Башкортстанда ул инде алты елга якын эшләп килә. Русия Кырымны аннексияләгәннән соң кырымтатар балалар телеканалы Киевка күчәргә мәҗбүр булды.

Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев Азатлыкка әйтүенчә, милләтнең киләчәген кайгыртуны балалардан башларга кирәк. Ә бүгенге заманда тәэсир итүнең иң үтемле юлларның берсе – ул да булса телевидение. Шуңа Вәлиев беренче чиратта өч яшьлек оныгы Әмирнең телевидениедә нинди тапшырулар белән кызыксынуын күзәтә икән.

“Мультфильмнар карап бер каналдан икенчесенә сикереп йөргәндә оныгымның “Татарстан–Яңа Гасыр” телевидениесе мультфильмнарына артык исе китми. Бу нәрсә мине борчый. Мультфильм татар телен өйрәтүдә иң үтемле чара. Шуңа бу өлкәдә эшне һәм финансларны артырырга кирәк.

Разил Вәлиев

Разил Вәлиев

Бу яктан караганда, безнең татарча мультфильмнарыбыз күренә башлады, әмма әле беренче адымнарын гына башкара, шуңа таләпләрем дә артык зур түгел.

“Татармултьфильм” оешмасына инде өченче-дүртенче адымнарын ясарга да вакыт җиткәндер. Безнең телевидениедә бер үк калыптагы тапшырулар бара, яңалык юк.

Соңгы вакытта Башкортстанның балалар телевидениесен карадым, аларныкы башкачарак булып тоела – гадирәк, балаларчарак эшлиләр дигән хис кала. Безгә дә өйрәнергә кирәк.

Дөрес, соңгы елда хәрәкәт бар. Татарстанның "Телләр турында"гы кануны кабул ителгәннән соң төрле програмнар да расланды. Анда каралганнардан чыгып телевидениегә шактый акчалар бүлеп бирдек һәм шул хисапка яңа тапшырулар оештырылды, әмма балалар өчен аерым телевизион канал булырга тиеш дип саныйм. Спорт каналын аерым булдыру турында сүз бара, әмма балалар каналы мөһимрәк”, диде Разил Вәлиев.

Чыннан да, 2009 елда “Татарстан–Яңа гасыр”да балалар өчен “Яшь ТНВ” каналы ачылды. Канал диелсә дә, ул көненә балалар өчен бары ике сәгатьлек тапшырулар гына күрсәтә. “Татарстан-Яңа Гасыр” каналының Балалар һәм яшүсмерләр иҗат берләшмәсе башлыгы Рамилә Сәхабетдинова Азатлыкка әйтүенчә, 20гә якын тапшыру 0 яшьтән алып 14яшькә хәтле булган аудиториягә юнәлтелгән: “Күчтәнәч”, “Тиззарядка”, “Кичке аш”, “Тамчы шоу”,“Хочу мультфильм”, “Тукай урамында”, “Яшьләр тукталышы”, “Мең дә бер җавап”, “Поем и учим татарский язык”, алты ел рәттән “Татар моңы” кысаларында “Җырлы-моңлы балачак” фестивале үтә. Ул киләчәктә “Яшь ТНВ”ны 24 сәгать дәвамында эшләрлек татарча балалар каналы итү нияте барлыгын раслый.

Рамилә Сәхабетдинова

Рамилә Сәхабетдинова

“Аерым канал итү өчен тапшырулар челтәре әзер. Аны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә эшләүне күздә тотабыз. Концепциясе инде бар”, диде ул.

Ни өчен 2009 елда ук “Яшь ТНВ”ның балалар өчен аерым канал буларак оешмавын Сәхабетдинова үзенчә аңлата.

“Баштан ук ике сәгать дигән ният белән эфирга чыкты. Барлыгы 13 тапшыру иде. Тәүлек буе эшли торган аерым канал дип истә тотылмады. "Тамчы" тапшыруы "Тамчы-шоу"га әйләнде, башкалар да барлыкка килде. Үсеш барды”, диде ул.

Шул ук вакытта балалар өчен тәүлек буе эшли торган татар телевизион каналы онлайн тапшырулар гына алып барачакмы яки кабельдә дә чыгачакмы икәнен ачыклап бетереп булмады.

“Яшь ТНВ” онлайн тапшырулары турында сүз бара, әмма Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы кабельдә дә булсын дип тәкъдим итте. Кабельдә кыйммәт инде”, диде Рамилә Сәхабетдинова.

Хәзерге вакытта балалар һәм яшьләр өчен "Шома бас" дигән проектны башлау нияте бар икән. Бу төрле халык биюләрен өйрәтү. Сәләтле балалар өчен аерым проектлар әзерләнә. "Бергәләп өйрәник" дигән проектны 2017 елда башламакчылар. Бу кечкенәләрне татар теленә өйрәтү тапшыруы булачак.

“Мультфильмнарны татар теленә тәрҗемә итү кебек күп кенә проектлар тормышка ашырылды”, ди "Яшь ТНВ" җитәкчесе.

Башкортларның “Тамыр”ы инде шактый тамыр җәйде

Алтыдан-сигезгә кадәр урысча бүлек бар, калган вакытта бары башкортча гына

Башкортстанда 2010 елның декабрендә балалар өчен “Тамыр” каналы кабельдә аерым эшли башлады. Бу “Башкортстан” Дәүләт телерадиоширкәтенә караган, тәүлек буена эшли торган балалар каналы. Алтыдан-сигезгә кадәр урысча бүлек бар, калган вакытта бары башкортча гына. Шулай ук онлайн тапшырулар да бара. Дүртәр сәгатьлек бүлек. Төнгелеккә бишек җырлары һәм анимация каралган.

Бу хакта Азатлыкка “Тамыр”ның җитәкчесе Гөлназ Колhарина сөйләде: “Тапшырулар 5 яшьтән 12 яшькә кадәр балаларга дип юнәлтелгән. Өлкәнрәкләр өчен дә берничә тапшыру бар. Хәзер балалар каналлары күп, шуңа ничек тә көндәшлеккә сәләтле булырга тырышабыз.

Европа, аерым алганда Британия, Франция һәм Дисней мультфильмнарын, “Союзмультфильм” ширкәтенекен башкортчага тәрҗемә итәбез. Безнең ГТРКның аерым шуның белән шөгыльләнүче бер бүлеге бар, алар белән киңәшләшеп нинди мультфильм кирәклеген әйтәбез.

“Тамыр” телеканалында 38 кеше эшли. Техниклар ул штатка керми

Башкортча анимацион сериал итеп төшерерлек эшләнмәләребез бар, әмма тормышка ашыру өчен финанс кирәк. Шуңа, анимацион сериал безнең киләчәк планыбыз булып тора. Концепция дә язылган”, ди ул.

Колhарина сүзләренчә, “Тамыр” телеканалында 38 кеше эшли. Техниклар ул штатка керми, алар холдинг хисабында.

"Бу 38 кешегә режиссер, мөхәррир, тавыш режисссерлары, инженер керә. Без бит әле радиотапшырулар да эшлибез. “Юлдаш” радиоканалында балалар тапшыруы алып барабыз. Анда көненә өч тапкыр чыгабыз”, диде ул. Күп тапшыруларны балалар үзләре алып бара икән.

Әмма "Яшь ТНВ"ныкы кебек, “Тамыр” җитәкчесе дә балалар телеканалына казнадан күпме акча бүленүен әйтә алмады.

"Башкортстан" телекомпаниясе кысаларында эшлибез, шуңа аерым бюджет бүлеп бирелми. Гонорар фонды бар, тапшырулар төшерү өчен акча бирелә. Ел саен ике-өч грант алып торабыз. Соңгы берничә елда федераль үзәктән алган грант бар. Зур түгел, әмма үзенә күрә ярдәм. Өч ел элек президент грантына “Чүлгән таш” әкиятен чыгардык, “Бу – без” дигән төрле милләтләр хакындагы проектка грант алдык, "Преград нет" дигәнгә бирделәр. Шулай да финанс ягыннан ал да гөл дип әйтеп булмый”, ди Колhарина.

Татарстан, Башкортстанда балалар тапшырулары өчен җаваплы җитәкчеләр үсеп килүче буынның, 90нчы еллар белән чагыштырганда, ана телен белүләре артуын әйтә. Моны алар балаларның үз телендә белем алу мөмкинлеге булу, милли горурлык үскән вакытларда тәрбия алу белән аңлатты.

“Безнең күзәтүебезчә, элеккегә караганда, хәзер ана телен белгән балалар күбәя генә бара. 90нчы еллар башында Уфада башкортча сөйләшкән баланы ишетсәк, безнең өчен зур вакыйга була иде. Шунда ук таныша башлый идек. Хәзер балаларның “Тамыр”га килеп эшләп карау теләге зур. Башкорт телен укучылар да куп булды”, диде Колhарина.

Татарстаннан Рамилә Сәхәбетдинова исә хәзерге зыялыларның оныкларына татар телен өйрәтүләрен әйтә.

“Күрәсең, балаларына өйрәтмәгән өчен үкенәләрдер. Оныкларына өйрәтәләр”, ди ул.

Кырымтатар балалар каналы архивтагы язмаларны күрсәтергә мәҗбүр

Кырым Русия тарафыннан басып алынгач, "Lale" кырымтатар балалар телевизион каналы Киевтан эшләргә мәҗбүр. Кырымда эшләгәндә аның җитәкчесе булган Усние Хәлилова Азатлыкка әйтүенчә, “Lale” ATR телеканалы базасында 2012 елда ачылган булган. Ул ATR хуҗасы Ленур Ислямов акчасына эшләгән, әмма Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәч, ATR һәм башка кайбер кырымтатар медиасы эшләүдән туктарга мәҗбүр булды. "Lale"дә 60 процент – кырымтатар, 30 процент – урысча, 10 процент украинча тапшырулар булган.

Бу Кырымда бердәнбер балалар телеканалы иде

“Бу Кырымда бердәнбер балалар телеканалы иде. Ул баштан ук кырымтатар телен балалар арасында популярлаштыру өчен ачылды. Шуңа да карамастан, аны ата-аналар да, дәү әни һәм әтиләр дә карады. Безнең күп тапшырулар бар иде. Алар арасында иң танылганы – Tatli Ses ("Татлы тавыш"). Соңгы ике елда ул шоу тапшыру халыкара дәрәҗәгә күтәрелде, чөнки анда башка милләт балалары да катнаша башлады. Без Кырым буйлап йөреп сәләтле балаларны эзләдек. Анда җыр, бию һәм сәнгатьле сүз номинацияләрендә осталыклар күрсәтелде. Балалар барысы да кырымтатарча җыр һәм бию башкарырга тиеш булды. Урыстелле балалар да кырымтатарча чыгышларны бик яхшы башкара иде. Төрекләр дә, үзбәкләр дә катнашты.

Усние Хәлилова

Усние Хәлилова

Тагын бер проект – Balçoqraq ("Бал чишмәсе"). Аны балалар әзерләде, алып барды, монтажлады, кыскасы – барысын да балалар үзләре эшләде. Соңгы ике елда ул туры эфирда чыга башлаган иде инде. Алып баручылар – 12-16 яшьлек кырымтамтарлар булды. Бер сәгатьлек тапшыру иде.

Иң кечкенә балалар өчен пешерү-шоу, уңган куллар, сәнгать дәресләре бар иде. Барысы да кырымтатар телендә барды. Телефоннан күп шалтыратып тапшыруларга ата-аналар да кушыла иде. Нигездә балалар күрергә теләгән тапшыруларны ясый идек.

Бик күп сәфәрләргә чыга идек. Балалар өчен фильмнар, мультфильмнар кырымтатар теленә тәрҗемә ителде. Зур дубляж бүлмәсе бар иде. Үзебезнең дублерларны булдыра алдык. Ислямов моның өчен бары тик заманча җиһазлар алды. Балалар бакчаларында кырымтатар төркемнәренә барып кастинглар уздырдык. Балаларны җәлеп итү өчен игъланнар бирә идек. Дәресләрдән соң алар безгә килеп укыйлар, өйрәнәләр иде”, ди Хәлилова.

Ул "Lale"нең элекке хезмәткәрләренең Киевка күченүен әйтте. Шуларның берсе – Киевтан ATRда эшләүче Элина Сочкая Азатлыкка әйтүенчә, хәзер балалар тапшыруы архивта гына чыга, чөнки кырымтатар гаиләләре нигездә Кырымда яши һәм яңа тапшырулар ясарга алай әлләни мөмкинлек юк.

“Әмма без Кырымга әйләнеп кайткач балалар каналын һичшиксез эшләтеп җибәрәчәкбез”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG