Дүшәмбе Русия хәрби идарәсендә 20 октябрьдә “һуманитар тәнәфес” игълан итеп, Хәлеб халкына шәһәрдән чыгарга мөмкинлек бирү турында белдергәннәр иде.
Берләшкән милләтләр оешмасы белдерүенчә, алар Хәлебтә теләсә нинди тәнәфесне дә хуплап каршы алачак. Ләкин шул ук вакытта шәһәргә һуманитар ярдәм кертер өчен кимендә 48 сәгать кирәк диелә.
Европа берлеге Русия һәм Сүрия гаскәрләренең һөҗүмен хөкем итеп белдерү ясады. Хастаханәләрне, мәктәпләрне һәм башка шундый шәһәр корылмаларын утка тоту, химик корал куллануны “хәрби җинаять”кә тиңләргә мөмкин диелә белдерүдә.
Элегрәк АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри да Русия һәм Асад режимы гамәлләре хәрби җинаять буларак тикшерелергә тиеш дигән иде.
Соңгы атналарда Сүрия хакимияте гаскәрләре Русия ярдәмендә Хәлебнең көнчыгышына һөҗүмнәрне ешлады. Даими авиаһөҗүмнәр нәтиҗәсендә инде берничә дистә кеше һәлак булган.
20 октябрьдә БМО һәм “Кызыл ярымай” һуманитар кәрванына оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды. Әлеге һөҗүм өчен җаваплылыкны Көнбатыш Русиягә йөкләде. Кремль гаепләүләрне кире кага.