Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Иванов Дәүләт иминлеге министрлыгы булдыру хәбәрен кире какты


Сергей Иванов һәм Владимир Путин
Сергей Иванов һәм Владимир Путин

Русия президенты хакимиятенең элекке башлыгы Сергей Иванов Дәүләт иминлеге министрлыгын булдыру турындагы хәбәрне кире какты.

“Бу 100 процент фейк!” дип белдергән ул “Комсомольская правда” газетына. Федераль сак хезмәте һәм Милли гвардия – икесе ике нәрсә, һәрберсенең үз мәсьәләләре, ди Иванов.

"Коммерсантъ" 2018 елгы президент сайлауга кадәр дәүләт иминлеге министрлыгы оештырылырга мөмкин, дип язган иде. Яңа структура Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) нигезендә булдырылып, үз эченә Тышкы күзләү хезмәтен һәм Федераль сак хезмәтен (ФСО) алыр дип фаразланды.

Сүз ФСБга СССР вакытындагы дәүләт иминлеге комитеты (КГБ) вазифаларын кайтару турында барды. Министрлык хезмәткәрләре Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы ачкан эшләр нигезендә тикшерү һәм процессуаль күзәтү дә алып барырга мөмкиннәр, дип белдергән иде “Коммерсантъ”.

Сергей Иванов президент хакимиятен белән 2011-2016 елларда җитәкчелек итте. Хәзер ул Русия президентының табигатьне саклау, экология, транспорт мәсьәләләре өчен җаваплы махсус вәкиле булып тора.

2001-2007 елларда Иванов Русия саклану министры иде.

XS
SM
MD
LG