Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:31

Киев КАМАЗ, "Ак Барс Аэро" һәм Казан боралак ширкәтенә чикләүләр кертте


Петр Порошенко

Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Русиягә карата чикләүләрне озайтты һәм санкцияләр исемлеген киңәйтте.

Яңа исемлектә 167 ширкәт, шул исәптән Татарстанның КАМАЗ, “Ак Барс Аэро”, Казан боралак ширкәте бар. Моннан тыш “Ижмаш”, “Ростех”, “Рособоронэкспорт” кебек ширкәтләргә дә чикләүләр кертелгән.

Чикләүләр исемлегендә моңа кадәр 347 кеше булса, хәзер ул тагын 335 кешегә арткан. Яңартылган исемлектә ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский, вице-премьер Дмитрий Рогозин, Федерация Шурасы рәисәсе Валентина Матвиенко, сенатор Елена Мизулина да бар.

Русиядә хөкем ителгән Украина режиссеры Олег Сенцов, активист Александр Кольченко һәм башка украин кешеләрен эзәрлекләүче тәртип саклау хезмәткәрләре, хөкемдарларга карата да чикләүләр кертелгән.

Моннан тыш Порошенко илнең Дәүләт иминлеге һәм Саклану шурасына Кырымда Дума сайлавы уздыруда катнашкан кешеләргә каршы да чикләүләр әзерләргә кушкан.

Украина Русиягә карата чикләүләрне беренче тапкыр 2015 елның сентябрендә керткән иде.

XS
SM
MD
LG