Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ана капиталы 2020 елга кадәр артмаска мөмкин


Русия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим иткән канун өлгесе әзерләгән.

Мондый карар "илдәге финанс-икътисади вазгыятьне исәпкә алып чыгарылган" дип яза Интерфакс агентлыгы.

Шулай ук министрлык бөтен социаль түләүләр индексацияләнәчәк бердәм дата билгеләргә тәкъдим итү турында канун өлгесе әзерләгән. 2018 елдан башлап бөтен социаль түләүләр 1 февральдән инфляция күләменә карап арттырылачак диелә.

Ана капиталы ике ел инде үзгәрешсез кала. Әле ул 453 026 сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG