Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дамир Мөхетдинов Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы булды


Дамир Мөхетдинов
Дамир Мөхетдинов

Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Русия Иҗтимагый пулаты әгъзасы итеп билгеләнде.

Дамир хәзрәт Мөхетдинов Русия мөселманнарының диния нәзарәте рәисе урынбасары. 2015 елда Петербур һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе итеп билгеләнгәнде.

Ул йөзләгән китап, дәреслекләр, мәкаләләр, фәнни альманахлар авторы, Халыкара мөселман фестиваленең җаваплы сәркатибе, Русия мөфтиләр шурасы әгъзасы, Түбән Новгородтагы Хөсәен Фәезханов исемендәге ислам институты ректоры.

Мөхетдинов мәктәпләрдә ислам дине дәресләрен кертү, укытучылар әзерләү, дәреслекләр төзү, Русия шәһәрләрендә мәчетләр төзетү мәсьәләләрен күтәрә, аларны чишү юлларын эзли.

Мөхетдинов фикеренчә, мөселманнар үз мәнфәгатьләрен кайгыртуда проваславлардан калыша. Аның сүзләренчә, киләчәккә стратегик юл буларак, урыс чиркәве үзенең динен киң таратырга, үзенең позицияләрен ныгытырга тели, бу юнәлештә зур көч куя, акчалар түгә. “Мөселманнар тарафыннан бернәрсә дә ишетелми. Мөселманнар бу юнәлештә йоклый. Дәреслекләрне, укытучыларны әзерләү, ничек укыту юнәлеше юк”, дип борчылу белдерә ул.

Дамир Мөхетдинов шулай ук "Рус дөньясы"н гына булдыру идеясен тәнкыйтьли, аңа акыллы фикерләр белән генә йогынты ясап була дип белдерә.

Русия Иҗтимагый пулатында моңа кадәр мөселманарны Мәскәү мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов вәкиллек итә иде. Ул мөселманнарга кагылышлы сораулар күтәрелгәндә актив катнашып килә.

XS
SM
MD
LG