Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада АКШ сайтларына хакер һөҗүмнәре оештыруда шикләнелгән русияле тоткарланды


Чехия полициясе Русия хакерын тоткарлый
Чехия полициясе Русия хакерын тоткарлый

Прагада АКШ сайтларына хакер һөҗүмнәре оештыруда шикләнелгән Русия ватандашы тоткарландф дип хәбәр итә чех полициясе. Аның исеме аталмый, ләкин аны интерпол эзләгәне билгеле.

Чехия полициясенең тикшерү бүлеге хезмәткәрләре хакерның эзенә АКШ Федераль тикшерү идарәсе ярдәмендә төшкән. Тоткарлау турындагы карарны Прага шәһәр мәхкәмәсе чыгарган.

Русияле Прага кунакханәләренең берсендә тоткарланган. Ул бернинди каршылык та күрсәтмәгән һәм аңын югалткан. Аңа медицина ярдәме күрсәтелгән һәм хастахәнәгә җибәрелгән.

Хәзер Чехия мәхкәмәсе киберһөҗүмнәрдә шикле русиялене АКШка тапшыру мәсьәләсен карарга тиеш.

Русия җитәкчелеге әлегә бу хакта бер сүз дә әйтми.

Октябрь башында АКШ хөкүмәте Русияне Кушма штатларда сайлау алды кампаниясе барышында Демократик фирка серверларына хакер һөҗүмнәре оештыруда гаепләгән иде.

Сүз DCLeaks һәм WikiLeaks сайтларында америка сәясәтчеләренең үзара җибәргән хатларын урнаштыру турында бара. Мәскәү гаепләүләрне кире какты.

XS
SM
MD
LG