Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмзә Черноморченко: "Русиядә бәйсез ислам медиасы калмады"


Хәмзә Черноморченко
Хәмзә Черноморченко

Төркиядә яшәп нигездә Русия мөселманнары темасын яктыртучы ГолосИслама сәхифәсенең баш мөхәррире Хәмзә Черноморчено илдә мөселманнар проблемасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары юк дәрәҗәсендә дип саный.

ГолосИслама.com сәхифәсенең баш мөхәррире Хәмзә (Дмитрий) Черноморченко Русиядә ислам гына түгел, ә барлык массакүләм мәгълүмат чаралары торгынлыгы күзәтелә дип саный. Төркиягә күченгән Черноморченко белән Русиядә ислам массакүләм мәгълүмат чаралары торышы турында сөйләштек.

– Хәмзә әфәнде, элек Ислам.ру дигән интернет сәхифә әзме-күпме мөселманнар проблемасын яктырта иде. Хәзер ул исламофоб Роман Силантьевлар төркеме вәкиленә күчте. Бүгенге көндә ислам, мөселманнар турында объектив мәгълүмат бирүче нинди массакүләм мәгълүмат чаралары бар дип саныйсыз?

– Шул мин җитәкләгән ГолосИслама сәхифәсен генә әйтә алам. Калганнары шул йә президент идарәсе тарафыннан контрольдә тотыла, яисә инде цензура белән шөгыльләнә һәм чынлыкта мөселманнарны борчыган проблемнарны яктыртмый.

– Президент идарәсе тарафыннан контрольдә тотыла дип нәрсәгә нигезләнеп әйтәсез?

– Мәсәлән, мөселман проблемнарын төптән белгән экспертларга федераль мәгълүмат чараларында урын бирелми, алар урынына өстән төшерелгән карарларны һәрдаим хуплаучылар чакырыла. Мисал өчен Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов шундыйлар хисабына керә. Ул эш күрсәткән булып кылана.

2011 елда бәйсез мәгълүмат бирүче Ислам.ру сәхифәсен рейдерларча тартып алуларыннан соң, президент идарәсе басымы белән проект иганәчесенә басым ясалды һәм нәтиҗәдә домен исеме яңа редакциягә бирелде, ә алар эчтәлекне тулысынча үзгәртте.

Шул ук елны Бөтенрусия мөселман киңәшмәсендә чыгыш ясап, Русия президенты идарәсенең мөселман оешмалары белән эшләүне җитәкчләүче Алексей Гришин Ислам.ru тиоәсендә булган хәлләр өчен җаваплылыкны үз өстенә алды дияргә була.

2011 елны ИсламНьюс сайтында да үзгәрешләр булды һәм ул сәяси мәсьәләләрдә бары президент идарәсе сәясәтен генә үткәрә башлады. Барлык мөселманнар РАИС (Бөтенрусия мөфтияте - ред.) оешмасыннан көлсә, хурласа ИсламНьюс һәм президент идарәсенә караган башка басмалар гына аның нинди яхшы оешма булуы һәм мөселманнар тормышын яхшыртачагын язып чыкты.

Хәмзә Черноморченко
Хәмзә Черноморченко

IslamReview сәхифәсен алсак, мисал өчен, Төркия Русия очкычын бәреп төшереп ике ил арасында хәлләр кискенләшкәч, алар Әнкараны ничек кенә хурлап язмады. Тулысынча президент хакимияте сәясәтен яктыртты.

Islamtoday сәхифәсе мәгълүмат чыганагы кыяфәтен генә тудыра. Мин IT бизнес белән шөгыльләнәм һәм мониторинг алып бару нечкәлекләрен тулысынча беләм. Минем тулы бер команда бар. Әлбәттә, алар Татарстанга юнәлеш тоткан куәтле ресурс санала. Русиядән дә керәләр, әмма аларның яңалыкларын караучылар трафигы бик кечкенә. Бер яңалыкны тәүлек буена 100 кеше укыйдыр. Шул ук ГолосИсламада ул 1,5 мең кешегә якын була. Әлбәттә дини мәкаләләр дә булгалый.

Islamtoday-га террорга яисә экстремизмга каршы көрәш өчен махсус бүләк алган иде. Кыскасы аларның төп юнәлеше – террорчылык, экстремизм белән көрәш. Алар күп очракта Русия мөселманнары проблемнарын язмый һәм алар позициясен яктыртмый.

Мисал өчен, islamtoday Хизб ут-Тәхрир, Таблиги җәмәгать, нурчылар, ягъни Русиядә террорчы оешма дип танылганнарны өммәтнең бер өлеше дип түгел, ә хакимият тарафы ягын гына алга сөреп яктырта.

– Бәлкем бу проблемнар профессиональ, куркмыйча эшләүче журналистлар җитмәүгә бәйледер?

– Islamtoday куркмый. Бары алар акча биргән кешеләрнең эшен башкара. Грант хакына яши. Шул ук алда әйткәнемчә, Төркиядә Русия очкычы бәреп төшерелгәч барысы да Мәскәү җырын җырлады. Шул ук вакытта Facebookта Согуд Гарәбстаны Русиягә алмашка килеп Төркия тауарларын алачагы турында мәкалә постына 11 меңгә якын лайк, 10 меңләп уртаклашу иде. Димәк Русия өммәте ул ислам сайтлары язганча түгел, ә башкача уйлый булып чыга. Моны социаль челтәрләр күрсәтә.

– Сезнеңчә, махсус хезмәтләр социаль челтәрләрне күзәтәләрме?

– Әйе, ФСБ белән Экстремистлыкка каршы көрәш үзәге тарафыннан күзәтү бара. Социаль челтәрдәге экстремизм турында маддәләр каралган бит. Димәк, ачылган җинаять эшләре дә, хөкемгә тартылучылар да булырга тиеш. Вконтактеда кем нәрсәләр яза, нинди язмалар белән уртаклаша, нинди фикерләр калдыра, барысына да мониторинг ясала. Бу бик зур база һәм экстремизм, террорчылык җинаять эшләрен ачарга менә дигән мөмкинлек.

Мисал өчен, Кырымны аннексияләү турында социаль челтәрдә язу өчен төрмәгә утыртылучы булды, Свердлаудан Яңа ел уздыруны тәнкыйтьләгәне өчен мөслимә мәхкәмә каршына басты, Төмәндә берничә кеше ниндидер гади генә постлар өчен штрафкамы, хезмәткәме тартылды. Барысы да бик җиңел һәм тиз хәл ителә.

Хәмзә Черноморченко
Хәмзә Черноморченко

Сәясәткә килгәндә, мөселманнарга социаль челтәрләрдә әле басым килеп җитмәде, чөнки “Сазлык мәйданы”, оппозиционер Алексей Навальный белән бәйле либерал массакүләм мәгълүмат чараларына һөҗүмнәр булды дип укыдым. Алар ябылды яки нәрсәдер сертелде.

Ислам яки ислам турында язучы битләргә килгәндә, террорга якын төркемнәр генә юк ителә. Бу “Ислам дәүләте” экстремистик оешма яки Кавказ урманнары турындагы сәхифәләр.

ГолосИслама-га әле барып җитмәделәр. Алар сайтны ярты елга блокладылар. 2016 елның беренче ярты еллыгында сайт ачылмады, әмма язмалар чыкты.

– Ник ачылмады, гомумән ГолосИслама мәгълүматны кайдан ала?

– ГолосИслама баштан ук яңалык социаль челтәре буларак оешты. Хезмәт хакына эшләүче активы бар: бу нигездә чит илләрдә яшәүче журналистлар. Алар Европа һәм Төркиядә, гарәп илләреннән язмалар җибәрә.

Русиядән язып ятучылар - 100ләп кеше. Алар даими түгел, ә вакыт-вакыт яза. Бу язмаларны үзләре урнаштыра, баш мөхәррир бары тикшереп кенә чыга. Мин әйткән хәлләр күбрәк төбәктәге мәгълүматка бәйле. Эчке һәм тышкы сәясәткә килгәндә, хәбәрләрне безнең журналистлар командасы яза.

– Сезгә яки сездә эшләгән журналистларга янаганнары бармы?

– Журналистларга юк, чөнки алар тәхәллүс белән яза һәм чит илдә яши. Минем үземә берничә тапкыр янаганнары булды. Русиядә яныма ук килеп янадылар, шулай ук электрон почта аша, комментарларда күп янаулар килә. Физик юк итү янавына кадәр булды.

Шулай ук елына берничә тапкыр “бик җитди” кешеләр минем турында мәгълүматны Русия баш прокуратурасына, президент идарәсенә кадәр җиткерәләр. Шуңа хәтта аннан да янаулар була. Җинаять җаваплылыгына тарту, эзәрлекләү белән яныйлар. Бер тапкыр хәтта прокуратура җинаять эше дә ачты һәм сайтны блокладылар. Барлык гаепләүләр уйлап чыгарылган иде.

– Ә сез бу янаулардан соң кайда да булса мөрәҗәгать иттегезме?

– Әлбәттә, ярты ел дәвамында Русия баш прокуратурасы белән мәхкәмәләштек һәм мәхкәмә баш прокуратураның гаепләвен дөрес дип тапты. Хәзер Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә уйлыйбыз. Киләчәктә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр җитәргә ниятлибез.

Без канун таләпләрен истә тотып, экстремистик дип танылган мәкаләләрне сайттап алып аттык. Моны прокуратура таләп итте. Мәхкәмәдән үзебезнең финанс мөмкинлекләр ярдәмендә бәйсез экспертиза уздыруны сорадык. Мәхкәмә каршы чыкты. Экстремистик дип табылган бер мәкаләне мин үзем язган идем, икенчесе Европадагы безнең журналист тарафыннан язылды, тагын берсе “Анадолу” төрек дәүләт басмасы язмасы иде, анда бернәрсә өстәмләгән дә алынмаган да. Ничек анда языдган шул килеш чыкты. Тагын берсе – “Би-би-си” Төркиядә яшәүче ике урыс мөселманы һәм минем белән әңгәмә бастырды. Аны шулай ук экстремистик дип бәяләделәр, ә менә “Би-би-си”га беркем дә бернинди таләп белдермәде, аннан аны рәхәтләнеп укып була.

– ГолосИслама кайдан финанслана?

– Минем шәхси бюджеттан.

– Ислам массакүләм мәгълүмат чараларының пассивлыгы нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

– Беренчедән, коллаборационистлар бар, аларга президент идарәсеннән акча түлиләр һәм бу кешеләр Кремльнең эчке һәм тышкы сәясәтне алга сөреп үз өммәте һәм мөселманнарга каршы эшли. Эчке сәясәт аңлашыла, ул ниндидер уйлап табылган экстремистик, террорчы оешмалар. Аның нигезендә меңләгән кеше утыртылды. Шулай ук имамнарны мәхкәмәсез генә юк итү булды. Бу инде Төньяк Кавказда гына түгел, ә мисал өчен, мин элек яшәгән Яңа Уренгойда имамны үтерделәр. Моны махсус хезмәтләр эшедер дип саныйм.

Тышкы сәясәт - Сүриядәге хәлләр. Барлык гарәп дөньясы, АКШ, Европа бер төрле сөйләгәндә, Русия киресен белдерә һәм коллаборационист массакүләм мәгълүмат чаралары бу теманы "чәйни" һәм Кремль сәясәтен яклый.

Икенче төркем - куркучылар. Әгәр Русиядә яшәсәм мин дә куркыр идем. Сайтны ябарлар, доменны алырлар, караңгы урында башыма сугарлар яки инде гаражда танк табу кебегрәк ниндидер уйдырма җинаять эше ачып төрмәгә утыртып куярлар дип. Бу төркем башка чара булмаганнан шулай эшли.

– Мөселманнар үз проблемнары белән мөрәҗәгать итә алырлык массакүләм мәгълүмат чаралары бармы?

– Безнең сайт. Аннары никадәр мәгънәсез яңгырамасын, мөселманнар мөселман булмаганнарга мөрәҗәгать итә ала. “Кавказская политика” куркмыйча яза. Алар бөтен Русия проблемнарына кагыла.

– Русия мөфтиятләре ислам журналистларын яклыймы?

– Мин андый очракларны белмим. Мөфтиятләр дә шундый ук хәлдә бит. Коллаборационистлар һәм куркудан дәшмичә утыручылар бар.

– Ислам массакүләм мәгълүмат чаралары үсешен ничек күзаллыйсыз?

– 2011 елга кадәр әле ниндидер үсеш булса да, аннары инде киресе генә күзәтелә. Бу ислам сайтлары белән генә дә бәйле түгел, ә Русиянең эчке сәяси хәленең чагылышы, чөнки сүз иреге кысылганнан кысыла бара. Бу инде барлык массакүләм мәгълүмат чараларына да кагыла.

XS
SM
MD
LG