Accessibility links

Кайнар хәбәр

Трамп АКШ президентын сайлау нәтиҗәләрен танымаска мөмкин


Һилари Клинтон һәм Дональд Трамп өченче теледебатлар вакытында
Һилари Клинтон һәм Дональд Трамп өченче теледебатлар вакытында

Чәршәмбе кич Невада штатының Лас-Вегас шәһәрендә АКШ президентлыгына әйдәп баручы ике фирка намзәте арасында өченче һәм соңгы теледебатлар узды.

Дебатларның төп яңалыгы - республикан Дональд Трампның җиңелгән очракта сайлау нәтиҗәләрен танымаячагын белдерүе булды. “Тавыш бирүне танырмын дип вәгъдә итә алмыйм”, ди Трамп. "Прессада миңа карата сугыш бара, мине начар яктан күрсәтә торган мәгълүматлар тараталар, бу үзе дә сайлау кампаниясенең легитимлыгын шик астына куя", дип белдерә республика фиркасе намзәте.

Дебатлар дәвамында моннан тыш Югары мәхкәмәгә яңа кешеләр кую, иммиграция, тышкы сәясәт, Сүрия, Гыйрак, икътисад турында сораулар күтәрелде.

Демократик фирка намзәте Һилари Клинтон Русия АКШка карата шпионлык кыла, Трампка теләктәшлек белдереп, сайлау барышына катыша, моны инде Американың бөтен күзләү хезмәтләре раслый дип белдерде. “Дональд Трамп Русиянең ярамаган гамәлләр кылуын танысын иде, ниһаять”, ди Клинтон.

Трамп гомум сүзләр белән генә сайлау барышына кысылуларны хөкем итте, ләкин бер илне дә анык кына атамады. Аның сүзләренчә, Клинтонда хакер һөҗүмнәрен Русия оештырган дигән дәлилләр юк. “Русия белән дуслашып, бергә "Ислам дәүләтенә" каршы торуда бер начарлык та күрмим”, ди ул.

Һилари Клинтон да, Дональд Трамп та бер-берсендә АКШ президенты була алырлык сыйфатларны күрмәүләрен белдерде.

Дебатлардан соң СNN оештырган сораштыруларда тамашачыларның 52 проценты тавышларын Һилари Клинтонга, 39 проценты Дональд Трампка биргән.

XS
SM
MD
LG