Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

"Татнефть" мәгълүматларына караганда, Британиядә теркәлгән әлеге ширкәт PJSC TATNEFT LTD дип атала. Ул латин транскрипциясендә "Татнефть"нең рәсми атамасына охшаган, ләкин Татарстанныкы PJSC TATNEFT дип языла.

Игезәк ширкәтнең теркәлү документларында 2016 елның июленә аның җитәкчеләре булып "Татнефть"идарәсе әгъзалары тора, акционерлары - "Татнефть" хиссәләре ияләре дип язылган.

Чынлыкта исә, "Татнефть" идарәсе әгъзалары PJSC TATNEFT LTD җитәкчеләр шурасына керергә ризалык бирмәгәннәр һәм анда җитәкче булып тормыйлар, дип белдерелә.

Англиядә һәм Уэльста барлыкка килгән PJSC TATNEFT LTDның "Татнефть" ширкәтенә һәм аның бүлекләренә бернинди катнашы юк диелә “Татнефть” белдерүендә. Алар белән нинди дә булса бәйләнештән сак булырга киңәш ителә.

XS
SM
MD
LG