Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:38

Татарстан Дәүләт шурасында американ илчелеге вәкилләре булып китте


АКШ илчелеге вәкилләре белән очрашу

АКШ илчелеге вәкилләре белән очрашу

Илчелек вәкилләре Татарстан үсешен югары бәяләп республиканы федераль үзәк белән аерым мөнәсәбәткә ия үзенчәлекле төбәк дип атаган.

АКШның Русиядәге илчелегенең беренче һәм икенче секретарьлары Бредфорд Белл һәм Дэвид Хорн Татарстан Дәүләт шурасында булып, Татарстан парламентының “Бердәм Русия” фиркасе әгъзасы, Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева һәм КПРФ фиркасе әгъзасы Артем Прокофьев белән очрашкан дип хәбәр итә Дәүләт шурасы матбугат хезмәте.

Америка илчелеге вәкилләрен нигездә милли сәясәт, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, шулай ук яшьләрнең сәяси активлыгы мәсьәләләре кызыксындырган.

Дипломатлар Русия белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләрнең киеренке булуына карамастан һәрвакыт киләчәк турында уйларга, яңа элемтәләр урнаштырырга, булганнарын дәвам иттерергә кирәк дип белдергән.

Илчелек вәкилләре Татарстан үсешен югары бәяләп республиканы федераль үзәк белән аерым мөнәсәбәткә ия үзенчәлекле төбәк дип атаган.

XS
SM
MD
LG