Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:13

21 октябрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрде. Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды һәм Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды.

"Татар филологиясен укыту һәм өйрәнүнең көнүзәк мәсьәләләре" исемле Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциядә Казаннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты җитәкчесе Ким Миңнуллин, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Казан федераль университетының татарчылык һәм төркичелек югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова һәм бүлек мөдире Әлфәт Закирҗанов, Татарстан Мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Галия Мусина һәм башка мөгътәбәр кунаклар катнашты. Чарада Башкортстан педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин, аның киңәшчесе, элекке ректоры һәм Башкортстан татарлары конгрессын күп еллар җитәкләгән Эдуард Хәмитов, факультетның һәм кафедраның элекке җитәкчеләре, мөгаллимнәре чыгыш ясады. Алар татар кафедрасының эшчәнлеге, башкарылган эшләре, татар филологиясе фәнен үстерүдәге урынын югары билгеләде, юбилей белән котлады.

Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

Бер төркем ветераннарга татар кафедрасының шәрәфле профессоры дигән исем бирелде. Әлеге исемне тәү тапкыр 2013 елда алган Роберт Миңнуллинга бу исемнең таныклыгы тапшырылды. Ул чыгышында: “Безнең гаиләдә бер профессор бар иде, хәзер икәү булдык. Бер казанга ике тәкә башы ничек сыяр инде?” – дип шаяртты. Ким Миңнуллин чыгышында татар кафедраларының Мәскәүдә, Ульянда, Ижауда һәм Төмәндә дә булын әйтеп, аларның 5, 10 еллык юбилейларында катнашуын, аларның берсенең дә 25 еллыгын уздыру көннәренә килеп җитә алмый таркалуына борчылу белдерде. Чараны алып баручы татар кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов: “Сез булып киткәннән соң таркалдылармыни?” – дип шаяртты.

Пленар утырыштан соң эш секцияләрдә дәвам итте.

Уфада Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды

Юбилей чаралары кысасында Казан федераль университеты Каюм Насыйри институтының белем бирү һәм мәдәният үзәге ачылды. Анда чыгыш ясап Казан федераль университетының татарчылык һәм төркичелек югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова шулай диде:

Әлфия Йосыпова

Әлфия Йосыпова

“Моңа кадәр мондый үзәкләр чит илләрдә Казакъстанның Астана һәм Кыргызстанның Бишкәк университетларында, Русиянең Мәскәү, Петербур һәм Екатеринбур шәһәрләрендә ачылган иде. Чираттагысы Уфада ачыла. Шулай ук Азәрбайҗанның Баку университетында ачарга җыенабыз. Бу үзәк милләттәшләребезгә татар телен өйрәтү, татар мәдәнияте һәм тарихы белән таныштыру максатыннан оештырыла. Ул татар телен өйрәнергә теләгән һәркем өчен ачык. Дәресләр бушлай биреләчәк. Тиздән техник җиһазлаганнан соң интернет аша дәресләр бирү, конференцияләр һәм төрле очрашулар оештыру, виртуаль аралашу мөмкин булачак”.

Үзәк исеме дүрт телдә язылгвн

Үзәк исеме дүрт телдә язылгвн

Юбилей чаралары кысасында Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаучылар фестивале дә узды. Бәйрәм чаралары тантаналы концерт белән тәмамланды.

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Илшат Насыйпов

Илшат Насыйпов

“Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү карары 1990 елда кабул ителә, шул ук елны бүлек ачыла. 1991 елда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы булдырыла. Ул узган чирек гасыр эчендә 1,5 меңнән артык укытучы-белгеч әзерләгән. Без укучыларыбыз белән, бигрәк тә аларның югары педагогик осталык күрсәткән­нәре белән горурланабыз. Безнең күп кенә студентларыбыз, магистрлар, аспирантлар үзләрен уку, фән, мәдәният, спорт өлкәсендә тик яхшы яктан танытты.

Татар бүлегендәге почмак

Татар бүлегендәге почмак

Республика, Бөтен­русия, халыкара форумнарда, бәйгеләрдә, олимпиадаларда, ярышларда җиңү­ләребез санап бетергесез. Кафедра югары һөнәри бел­гечләр әзерләү белән бер үк вакытта, татар филологиясе буенча әйдәүче фәнни-методик һәм милли-мәдәни үзәк булып тора. Русиядә мәгарифтә кыскартулар даими булып тора. Ләкин без бирешмибез, яраклашырга, яңача эшләргә тырышабыз. Хәзер бездә укучылар, татар теле һәм әдәбияты белгечлегеннән тыш, икенче һөнәр буенча белгечлекне 2нче курстан үзләре сайлап ала. Тели икән, урыс, инглиз телен, тарих, хокук белгечлеген, психологияне сайлый.

Читтән торып уку бүлеген ябылганнан соң кабат ачтык. “Күптелле шартларда тел укыту” дигән юнәлештә магистратура ачуга ирештек. Ул татар теленә генә түгел, гомумән, туган телләрне күптелле шартларда укытуга өйрәтүгә бәйле. Анда, башкортлар белән татарлардан тыш, төрекләр, казакълар, таҗиклар да укый. Түләп укучылар да бар. Шулай заманга яраклашырга, нинди генә авырлыклар һәм вазгыять булуга карамастан татар бүлеген сакларга тырышабыз”.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG