Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эскимос халкы тарихи атамаларын кайтара


Барроу шәһәре күренеше, Аляска
Барроу шәһәре күренеше, Аляска

Американың иң төньягында урнашкан шәһәр халкы референдумда тарихи атаманы кайтарырга дип тавыш бирде. Хәзер Аляскадагы Барроу шәһәре Отгарвик (Utqiagvik) исемен йөртәчәк.

Алясканың төньяк өлешендә инупиатлар дигән халык яши. Аларның барлыгын күбесе белми дә, бу – эскимос халыкларының берсе. Халык саны зур түгел, 2000 елда үзләрен инупиатлар дип нибары 19 мең кеше атаган. Шулай да, бу халыкка милли горурлык, гореф-гадәтләрен саклау хас.

Инупиат телендә шәһәр атамасы "кар ябалакларына ау җире" дигәнне аңлата

Октябрь башында Барроу исемле шәһәрдә атама үзгәртү тәкъдиме белән референдум узган. Күпчелеге инупиатлар булган халык иске эскимос атамасын кайтару өчен тавыш биргән. Википедиядә әле бу шәһәр Барроу дип аталса да, референдум уңай узган дип санала. Хәзерге шәһәр атамасы – Отгарвик (Utqiagvik; оригиналь әйтелеше: oot-GHAR-vik), бу инупиат телендә "кар ябалакларына ау җире" дигәнне аңлата.

Шәһәргә 1826 елда Сэр Джон Барроу исеме бирелгән иде, ул британ адмираллыгының 2нче сәркатибе булган. Шәһәр тирәсендә сәяхәтчеләр, тикшеренүчеләр күп булган, Арктикага якын булуга бәйле, биредә махсус база да оештырылган.

Шәһәр күренеше
Шәһәр күренеше

Җирле инупиат халкы XIX һәм XX гасырда бик нык басымга дучар булган. Балаларга дәүләт мәктәпләренә йөрү мәҗбүри булган, анда туган телләрендә аралашу тыелган иде. Хәзер аларның үз телләре һәм мәдәнияте юкка чыгу куркынычы астында. Шәһәр шурасы рәисе Каян Харчарек (Qaiyaan Harcharek) сүзләренчә, узган буын инупиатларда милли үзенчәлекләреннән оялу хисе тәрбияләнде. Ләкин тарихи атаманы кайтару хәзер вәзгыятьнең уңай якка борылуын күрсәтә, ди ул.

Телебезне дәваларга вакыт, бу деколонизациягә бер адым

"Бу минем һәм халкыбызның күпчелеге өчен бик мөһим, чөнки телебезгә югалу яный һәм, минемчә, аны дәваларга вакыт, бу деколонизациягә бер адым", диде Каян әфәнде җирле медиа чараларына.

Референдум нәтиҗәләре белән барысы да риза түгел. "Миңа калса, бу тилелек", дип сөйли Уильям Филлипс, җирле сувенирлар сатучы эшмәкәр. Аның хатыны инупиат булса да, ул исем үзгәртүгә каршы. Дөрес, күпчелек халыкта үзгәртүгә көчле теләк барлыгын таный ул. "Алар мәдәниятен шулай итеп торгыза алырлар дип уйлый", ди ул.

Инупиат гаиләсе
Инупиат гаиләсе

Отгарвик шәһәре эскимос халыкларында тарихи атаманы кайтаруның бердәнбер мисалы түгел. Көнбатыш Аляскада урнашкан Нуман Иква авылы 1999 елга кадәр Шелдон Поинт исемен йөрткән. Аның исеме дә референдум нәтиҗәсендә үзгәртелгән.

Узган ел исә Ак йорт Төньяк Американың иң биек саналган МакКинлей тавы исемен тарихи Денали исеменә үзгәрткән. Атабаск эскимослары телендә ул "биек" дигәнне аңлата.

Белешмә

Инупиатлар (яки инупиклар) –​ Алясканың төньягында яшәүче эскимос халкы. Американың иң төньягында урнашкан Барроу шәһәренең төп халкы. Инупиат телендә сөйләшәләр. Илисарвик исемле көллиятләре бар. Халык саны якынча 20 мең кеше дип исәпләнә.

Барроу (хәзер Отгарвик) – Американың иң төньягында урнашкан шәһәр. Халык саны – 4,6 мең кеше (2005). Шәһәр янында Американың иң төньяк ноктасы, Барроу борыны урнаша. Кала янында метеорологик станция бар, шулай ук биредә нефть табу эшләре алып барыла.

XS
SM
MD
LG