Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курчак уйнатучы Дилүс: “Ике телле бер үк Яңа ел тамашасы, татар урысчага чират тора”


Курчак театрыннан Дилүс: “Ике телле бер үк Яңа ел тамашасы, татар урысчага чират тора”
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:00 0:00

Казанның “Әкият” курчак театры артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов театрда инде 14нче мизгел эшли. Татар төркемендә дә, урысныкында да әйдәп баручы артистлар исемлегендә ул. “Нишләптер татарлар урысча тамашаларга иртәнге биштән билетка чират тора, татарча алмый. Икесе дә берүк, теле генә аерыла”, дип гаҗәпләнеп сөйләде Дилүс Азатлыкка.

Курчак театрында татар спектакльләренә тамашачы җыю авыр икән. Дилүс Хуҗиәхмәтов Азатлыкка артист буларак, әлеге мәсьәләнең чишелешен үзенчә күрүен белдерде. Бу хакта без аның белән әңгәмә кордык. Сүзне “Әкият” курчак театрында татар гаиләләренең урысча тамашаларга чират торып билет алуыннан башладык.

– Әйтик, минем улым балалар бакчасына йөри, татар төркеменә. Тик анда да 25 бала арасында 10сы урыс. Тәрбиячеләргә балалар белән урыс телендә сөйләшергә, аралашырга туры килә. Мәктәпләр, балалар бакчалары чиста татар сыйныфлары, төркемнәре җитми. Спектакльләргә дә төркемләп алып килергә кирәк. Яңа ел вакытында “Әкият”тә татар һәм урыс телендә бәйрәмнәр уза, икесе дә бер үк төрле, теле генә аерыла. Тик нишләптер татар кешесе татарча бәйрәмнәргә билет алмый, урыс теллесен сорый. Иртәнге биштән булса да, чират алып ахыр чиккә кадәр җитә, тик урысныкына керә. Узган елны, ишеткәнсездер, иртәнге дүрттән башлап та чират торучылар булган. Болар билетлар беткәнче дип алырга теләүчеләр, ә бит татарча тамашага билетлар бар.

Татар балаларына аңлашылырлык әкиятләрме соң? Бәлки “Кәҗә белән сарыклар” искергәндер, “Һарри Поттер”лар кирәктер?

– Минемчә, татар телендә “Һарри Поттер” кую ул белә торып татар телен үтерү. Безнен татарда язучы, шагыйрьләребез бар, балалар алар турында кайчан беләчәк? Беркөнне улым “Миңа черепашка ниндзя кирәк” димәсенме, хәзер шуларны куеп, үзебезнең “Сертотмас үрдәк”ләр, “Кәҗә белән сарык”лар калып торсынмы?!

Татар әкиятләренә балаларны ничек җәлеп итәргә, аның сәбәпләре нидә?

– Иң төп мәсьәлә – чиста татар мәктәпләре, сыйныфлары кирәк. Бәлки ул татарча әкият тамашаларына күбрәк реклам җитмидер. Курчак театрына бит балаларны әтисе белән әнисе йөртә. Бала бит үзе сайлый алмый, әнисе нинди билет ала – шуңа бара. Ә анасы димәк, уйламый да.

Димәк, ул татар булса да, татарлыгын онытканмы?

– Шулай булып чыга.

Сез үзегез ничек тәрбиялисез?

– Минем ике бала, икесе дә татарча сөйләшә. Балалар бакчасыннан кайткач, русча авырлык белән сөйләшсә дә, миңа русча сөйли башлый. Мондый очракта, “Мин бит русча белмим, сине аңламыйм”, дип җавап кайтарам.

Курчак театры белән гастрольләргә йөрисезме? Чит илләргә чыкканыгыз бармы?

– Чит илләргә чыккан бар, быел азрак йөрелде. Октябрь аенда урыс төркеме Липецки шәһәрендә иде, татарныкылар Татарстан районнарына чыга.

Әйтик, җырчылардан күреп үзешчәннәр килә, алар профессиональ дәрәҗәгә дә үсәргә мөмкиннәр. Курчак театры артистлары артамы, яшьләр киләме?

– Килеп, беренче репетициядән соң, “Бу – минеке түгел” дигән булып китүчеләр шактый булды. Безгә исә хәзерге яңа, мәһабәт бинада эшләве, аның сәхнәсендә уйнау зур горурлык. Төпләнеп эшләүче, репертуарга кергән артистның моннан китәсе килмидер. Яшьләр килә, күбесенең көнендә үк роль алып, сәхнәгә чыгасылары килә. Эшли башлагач, йә тавышлары, йә кыюлыклары җитми.

Яңа татар спектакльләре куеламы?

– Декабрьдә Курчак театрында Ркаил Зәйдулланың “Бүре җиләге” премьерасы тәкъдим ителәчәк. Ныклы әзерлек бара, Түбән Камадан махсус рәссамнар китерелде. Әлеге спектакль кызыклы, яңача булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG