Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

"Үзбәкстан татарлары Татарстанны бердәнбер ватаны итеп күрә"


18-25 октябрдә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы белән Татарстанда Үзбәкстан татарларының рәсми төркеме сәфәрдә. Хәзер инде ул бик уңышлы үтте дип әйтеп була. Мәсәлән, аның кысаларында Татарстан башкаласы һәм районнарында оештырылган концертлар шыгрым тулы залларда үтте. "Ике як та бер-берсен бик сагынган" ди оештыручылар.

Үзбәкстаннан килгән үзешчән җырчылар, биючеләр, профессиональ сәхнәдә җырлаучы эстрада һәм академик артистлар катнашлыгында Халыклар дуслыгы йортында якшәмбе көнне зур концерт үтте. Аңарчы, артистлар Арча, Әтнә һәм башка районнарда чыгыш ясаган иде. 21 октябрь көнне 4 сәгатьлек концерт Карим Тинчурин театрында узды.

Ул көнне читтәге милләттәшләрне тыңларга килгән тамашачылар бу гаҗәеп җылы атмосферада узган ихлас концертны рәтләр арасына басып та, театрның иң югары балконына менеп тә, сәхнә яктыртучыларның техник бүлмәләренә кереп тә карарга риза иде.

Сәхнәдә Ташкенттагы берничә буын татар активистлары үскән "Яшьлек" татар ансамбленең хәзерге артистлары, балалар, яшьләр төркемнәре чыгыш ясады, алар белән бергә профессиональ эстрада җырчылары да, академик башкаручылар да җырлады.

Мәсәлән, танылган җырчы Рәмзия Бикбулатова халыкны озын халык җырлары белән сөендерде, Татарстанның һәм Башкорстанның атказанган артисты Фирүзә Халдарова акапелла "Әллүки" татар халык җыры, аннан соң аккомпанемент белән Рөстәм Яхин романсын һәм бер шаян үзбәк җырын башкарды. Башка җырчылар, 90нчы елларда популяр булган татар эстрада җырларын искә төшерде һәм үзләре иҗат иткән үзенчәлекле заманча әсәрләрне яңгыратты.

Һәрбер чыгышны тамашачылар бик җылы кабул итте һәм озын, озак алшыкларга күмде. Ул көнне театрга Үзбәкстаннан Татарстанга күченеп килгән татарлар җыелган иде. Чыгыш ясаучыларның туганнары, дуслары республика районнарыннан гына түгел, хәтта Самар өлкәсеннән дә килде, Үзбәкстан татарлары иҗаты белән кызыксынып килүче милли җанлы казанлылар, Казанда эшләүче артистлар, Үзбәкстандагы артистларның иҗатташ дуслары да булды.

"Үзбәкләргә яраган президент, татарларга да ярар"

Бу концерттан күренгәнчә, ике як та бер-бесен сагынган ди Үзбәкстан татарларының рәсми төркемен җитәкләп килгән илнең элекке мелиорация министры, татар хәрәкәтенең күренекле вәкиле, татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин. 21 октябрь көнне Тинчурин театрында булган концерттан соң аның белән Үзбәкстандагы татарлар һәм аларның президент алмашынган чордагы яшәеше хакында сөйләшеп алдык.

–​ Үзбәкстан татарларының сәфәрен ничек бәялисез, уңышлы үттеме?

–​ Менә бу концерттан үзегез күреп торасыз, уңышлы үтте, зал тулы, ике як та бер-берсен бик сагынган. Яшьләребез дә бар, булмаса, килмәс идек. Татарлар үзебезчә яшәп ята, беркем дә безне кысмый. Кулыннан эш килгән кеше эшли, эшли алмаганнар йөреп тора.

–​ Ислам Кәримов заманында татарлар ничек яшәде һәм яңа җитәкчедән нәрсә көтәсез?

–​ Без мөселманнар үлгән кеше турында яман сүз әйтмибез. Аның үлгәненә әле бер ел да булмады. Хәзер ничек булды һәм ничек буласын әйтә алмыйбыз. Хөкүмәт безне тигез күрә, милләткә карап аермый. Кәримов урынына, президент вазифаларын башкаручы булып калган кеше (Шәүкәт Мирзияев - ред.) – аның кул астында эшләгән кеше.

–​ Үзбәкстанда кем президент булыр дип уйлысыз?

–​ Мин әйтәм алмыйм, аны халык сайлый бит, 4 декабрьдә белербез. Рәсми намзәт бар, үзбәкләргә яраган президент, татарларга да ярый. Әйтәм бит, без тигезлектә яшибез. Мин шәхсән рәсми намзәт өчен тавыш бирәчәкмен (Шәүкәт Мирзияев - ред.), мин аны яхшы беләм, ул, минемчә, яхшы кеше, акыллы кеше. Ул президент булса, Үзбәкстанга яман булмас.

* * *

Элегрәк, Татарстан сәфәре башланыр алдыннан үткән матбугат очрашуында, Рим Гыйниятуллин Үзбәкстан татарларының моң-зарлары турында тулырак сөйләгән иде. Мәсәлән ул Ташкенттагы милләттәшләрнең Казандагы татар җырчыларын бик күрергә теләүләрен хәбәр итте. Әмма алар Үзбәкстан акчасы белән конвертация юк дип анда барудан баш тарта икән. Бу әңгәмәдә ул Үзбәкстанда татар мәктәбен ачу һәм университетта татар телен өйрәнү мөмкинлеге юк дип тә искәртеп узды. Алай да татарлар үз көчләре белән милләтләрен, телләрен кулларыннан килгәнчә сакларга тырыша.

Шулай ук, Гыйниятуллин Үзбәкстандагы татар яшьләрен Казанга укырга җибәрергә тырышуларын һәм андагы 300 мең дип саналган татарның Татарстанга бердәнбер ватанга караган кебек каравын уртаклашкан иде.

Аның улы да Казанга кайтучыларның берсе иде. Татарстаннарга ул элекке "Татарстан" һава ширкәтенең Әхсән Гыйниятуллин буларак таныш.

Рим Гыйниятулин улының һаман да Казанда булуын расласа да, аның профессионал карьерасы ничек дәвам итүен әйтүдән баш тартты.

СССР таркалганнан соң Үзбәкстаннан Татарстанга меңнәрчә татар гаиләсе күченеп кайтты, бу күченү, элекке күләмдә булмаса да, әле дә дәвам итә. 1989 елгы җанисәп вакытында анда 656 мең татар яшәгән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG