Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:06

Медиа: өч ел эчендә дәүләт иминлегенә чыгымнарны ике трлн сумга арттырмакчылар


Дәүләт гвардиясе башлыгы Виктор Золотов һәм Федераль иминлек хезмәте башлыгы Дмитрий Кочнев

Дәүләт гвардиясе башлыгы Виктор Золотов һәм Федераль иминлек хезмәте башлыгы Дмитрий Кочнев

Чыгымнар прокуратура, тикшерү хезмәте, юстиция, эчке эшләр, чик сагы хезмәте, наркополиция, эчке гаскәрләр, төрмәләр системын үз эченә алган 14 бүлекчәгә кагылачак.

Русия хөкүмәте дәүләт иминлегенә чыгымнарны арттырмакчы. Бу хакта 2017-2019 елгы бюджет өлгесенең аңлатмасына таянып, РБК хәбәр итә. Чыгымнар 1,94 трлн сумнан 2 трлн сумга җитәчәк.

2016 елда дәүләт иминлегенә 1,943 трлн сум каралган. Алдагы өч елда әлеге сумманы арттырырга уйлыйлар.

Чыгымнарның бер өлеше гадәттән тыш хәлләр белән көрәшкә, миграция сәясәтенә һәм фәнни тикшеренүләргә тотылачак.

Киләсе елга бюджет өлгесендә дәүләт иминлеге өчен 1,967 трлн сум бүлү каралган.

Бюджетның “Дәүләт иминлеге һәм хокук саклау эшчәнлеге өлкәсендә башка мәсьәләләр” дигән бүлегендәге чыгымнар 2,5 тапкырга артачак.

Русия бюджетында болай да ябык өлешләр күп, ә “башка чыгымнар” дигән графаларны арттыру үтәкүренмәлелекне бөтенләй бетерә, ди Егор Гайдар исемендәге икътисади сәясәт институты белгече Василий Зацепин. Аның сүзләренчә, әлеге бүлектә теләсә нәрсә була ала, әйтик, Донецки һәм Лугански өлкәләренә финанс ярдәме чыгымнары.

Дәүләт иминлегенә чыгымнар арткан вакытта, кайбер социаль өлкәләрдә, киресенчә, кимү күзәтелә. Әйтик, 2017 елда “2013-2020 елларда ана һәм бала сәламәтлеген саклау” програмының бюджетын 4,7 млрд сумнан 2,1 млрд сумга кадәр киметү планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG